Чүпрәле районы спорт бүлеге яңа транспортлы булды
Районыбыз авыл муниципаль берәмлекләре арасында «ГТО алдынгысы» күчмә байрагын да алды.
Татарстан Республикасы районнарының спорт бүлекләре җитәкчеләренә Lada Granta автомобильләре бирделәр. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Ринат кызы Фазлыева яңа автомобиль ачкычларын бүлек җитәкчеләренә тапшырды һәм Физкультурачылар көне белән котлады.
Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы 2023 ел йомгаклары буенча «Физкультура-массакүләм эшнең барышы буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә җиңүче булган иде.
Районыбыз авыл муниципаль берәмлекләре арасында «ГТО алдынгысы» күчмә байрагын да алды. Бу исә райондашлар арасында спорт һәм физик культура үсешенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Һәм менә Башкарма комитетның яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге яңа Ладалы да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев