Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Мунчәли авылында Рауза апа Измайлова кукуруз үстерү остасы булган

Кукурузлы яшьлек еллары

Мунчәли авылында яшәүче Рауза апа үзенең балачагын, яшьлеген искә алып, колхоз бакчасында, кырларда эшләве турында сөйләде.

—Мин ирләр кебек идем. Бер эштән дә курыкмадым. Бәлки әле киресенчә — миннән курыкканнардыр,- ди ул көлеп.

Тугыз балалы гаиләдә дөньяга килгән, шуның өстенә әби-бабай: барлыгы 12 җан бер түбә астында гомер иткән нигездә Рауза бала вакыттан тимердәй нык, эшчән булып үсә, кул арасына да иртә керә. 

—Әтине сугышка алып китәләр, аннан аны сукыр эчәгесе шартлап, кайтарып җибәрәләр. Күпме нужалар чиккәндер, үзенә генә мәгълүм. Кайтып, гаилә корып, безне башлы-күзле итү өчен, әни белән бергә, тырышып гомер иттеләр,-ди ул әти-әнисе турында.

Ул елларда Мунчәли авылы Шланга авылына кадәр барып тоташкан була. Ничәмә-ничә колхоз бригадасы — халык шунда хезмәт куя. Рауза, тормышка чыкканда, үзенең Расыйхының авылдашы икәнлеген дә белми хәтта. Иптәш кызының туенда танышып, Расыйх аны шуннан урлап алып кайта. Раузага сиздерми генә Расыйх уңган-булган кызга күз төшереп йөргән, күрәсең.

—Өй кечкенә, шунда ничә кеше яши. Без дә Расыйх белән шунда тора башладык. Шөкер, иптәшем уңган булды, күршедә генә йорт җиткездек, кайнанам ике йортка да ярдәмче булып, балаларны карашып яшәде, Аллаһының рәхмәтләре яусын, -дип өлкәннәргә теләк тели язмабыз герое.

Рауза апа да, Расыйх абый да колхозда хезмәт куялар. Алты балага гомер бирәләр.

—Иң күңелдә калган хезмәтләрнең берсе — кукуруз үстерү булды. Аның биеклеге 3 метрга җиткән иде. Иии, каян гына килмәделәр шуны күрергә. Мәскәүләргә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә кадәр барып җитте безнең кукурузлар,-ди Рауза апа.

Тырыш хезмәтчәнне Мактау Тактасына куялар, газета битләрендә язалар ул елларда. — Җитәкчеләр шуның аркасында тагын да югары дәрәҗәләргә иреште, депутатлар булдылар,-ди Рауза апа.

Рауза апа кайгыларны да күп күрә. Өч баласын, тормыш иптәшен җирләгән. Шуңа да карамастан, күңел җылылыгын, кул егәрен югалтмаган, әле үткән елда да бозаулар үстергән, сыерын да берничә ел элек кенә саткан, бакча тутырып бәрәңгесен утырта — кыскасы тик тора торганнардан түгел. Аның бер улы Ильмирның район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары икәнлеген дә әйтик.

Рауза апа шушы көннәрдә 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, ветераннар советы вәкилләре, авыл җирлегеннән дә килделәр.

Олы хезмәтләре өчен Рауза апага «Чүпрәле районының 90 еллыгы» истәлекле медале, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды, изге теләкләр теләнде. Гомер бәйрәме уңаеннан төп нигездә корбан мәҗлесе җыйганнар иде. 

Бүгенгедәй ачык күңеле, җылылыгы Рауза апага тагын да озак елларга яшәргә көч, дәрт биреп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев