Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров: «Бер өлкән кеше дә читтә калмасын»
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров: «Бер өлкән кеше дә читтә калмасын»

Район күләмендә Өлкәннәр көне һәм декадасы кысаларында олы буын вәкилләренә багышланган күп төрле чаралар үтте

Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә районда быел аеруча җаваплы карап, башка елгыдан тагын да җанлырык, өлкәннәрнең йөрәк кылларын тибрәтердәй чаралар оештырылды.

Бу уңайдан бигрәк тә "Пенсионерлар берләшмәсе«нең райондагы бүлекчәсе, ветераннарның район советы актив эш алып барды.

Өлкәннәр өчен оештырылган чаралар паркларда, мәдәният йортларында, чәй өстәлләре артында үтте.

Оешма, предприятие вәкилләре үз ветераннарына төрле бүләкләр, азык-төлек җыелмасы таратты. 

«Бер өлкән кеше дә читтә калмасын», дигән бурыч куйган иде район башлыгы Марат Гафаров, бу шулай булгандыр да.

Редакциягә килеп ирешкән рәхмәт сүзләреннән дә шулай аңлашыла.

Безнең өлкәннәребез — күпне күргән, күпне кичергән буын. Язмышларын ил язмышы белән бәйләп, завод-фабрикаларда, колхоз кырларында эшләгән алар, гаиләсен кайгырткан, әти-әнисенә рәхмәтле булган, балаларын караган, хезмәтләре белән илне үстерүгә лаеклы өлеш керткән.


Нет комментариев