Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшүсмерләре паспортлы булдылар

Яшь чүпрәлеләргә Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан паспортлар тапшырылды.

Мөһим документны тапшыру тантанасында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм прокурор урынбасары Дмитрий Зиновьев катнашты. Бу вакыйга, шулай ук, ата-аналар һәм якыннары катнашында тантаналы шартларда билгеләп үтелде. 

—Россия гражданы булу—зур дәрәҗә. Паспорт алу—һәр яшүсмер тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, әлеге документ сезгә тагын да җаваплылык өсти, -диделәр җитәкчеләр паспортларны тапшырып.

Бүләкләү чарасында шулай ук районның «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе активистлары да катнаштылар.

Алар яшь гражданнарга бүләкләр әзерләгәннәр иде.

Патриотик рухта үрелеп барган концерт номерлары чараны тагын да эчтәлекле итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев