Киңәшмәдә эшмәкәрләрнең үз товарларын һәм продукциясен чит илләргә экспортлау мөмкинлеге һәм дәүләт ярдәме чаралары мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Римма Мәүлетова
Үткән атнада район Башкарма комитетының утырышлар залында районның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән экспортны үстерү буенча киңәшмә узды.
Утырыш эшкуарларга актуаль ярдәм чаралары, шулай ук экспортны үстерү буенча ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.
Бизнес вәкилләре белән мондый очрашулар «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын тормышка ашыру кысаларында республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чараларын популярлаштыру максатында үткәрелә. Мондый очрашуларның спикерлары булып «Минем бизнес» үзәге һәм «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге экспертлары тора.
Эшмәкәрләр белән киңәшмә эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Илмир Измайлов, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарлар белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Наталья Ширеева, ТР Икътисад министрлыгының Чүпрәле районы буенча Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкиле Данис Айнуллов, шәхси эшмәкәрләр, КФХ җитәкчеләре, үзмәшгуль гражданнар катнашты.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Наталья Ширеева чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде. Наталья Евгеньевна билгеләп үткәнчә, ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан укыту вебинарлары үткәрелә, әлеге укуларда эшмәкәрләрне үз продукцияләрен чит илләргә сату алымнарын өйрәтәләр. Мондый вебинарлар вакытында теге яки бу илдәге икътисади хәлгә күзәтү, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, экспорт үзенчәлекләре, коммуникацияләр һәм теге яки бу илләрнең өстенлекле экспорт юнәлешләре кебек мәсьәләләр карала. Өстәвенә, эшмәкәрләрне укыту бушлай бара. Укыганда, эшмәкәрләр үз продукциясен чит илләргә, дус илләргә сатарга өйрәнә ала, халыкара күргәзмәләрдә катнашып, үз продукциясен тәкъдим итә һәм сата ала. Фонд үз продукциясен экспортка сатарга теләгән эшмәкәрләргә һәрнәрсәдә ярдәм итәчәк. Шулай ук фонд эшмәкәрләргә контракт төзегәндә, продукцияне экспортка җиткерүдә һәм башка күп нәрсәләрдә ярдәм күрсәтәчәк.
Данис Айнуллов исә үз чыгышында 2023 елда эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Данис Илгизович теге яки бу программалар буенча дәүләт ярдәме алу мәсьәләләренә җентекләп тукталды, кредитларны күпме һәм нинди процентлар белән алырга мөмкин булуы турында сөйләде.
Утырыш ахырында нәтиҗәләр ясалды.
— Безнең районда КФХ башлыклары узган елларда ук рапс, горчица, бал кебек үз продукцияләрен экспортка саттылар, әмма ул вакытта алар барысын да арадашчылар аша эшләде. Ә бүген сез, дәүләт ярдәменә таянып, үзегез, арадашчыларсыз, үз продукциягезне дустанә чит илләргә экспортлый алачаксыз. Әлегә дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга кирәк. Мөрәҗәгать итегез, без сезгә теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер,-диде Илмир Измайлов, киңәшмәгә йомгак ясап.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең Чүпрәле районы быелның яртыеллыгы йомгаклары буенча, эшмәкәрләр тарафыннан дәүләт ярдәме чараларын алу буенча 1 урында тора.
Нет комментариев