Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре армиягә китә

Язгы чакырылыш дәвам итә

22 апрельдә безнең районнан да егетләр Ватан алдындагы изге бурычларын үтәү өчен юлга кузгалдылар. Белгәнегезчә, егетләрне озату районда тантана буларак үтә. Быел да Дементьев исемендәге паркка җитәкчеләр дә, озатучылар, әти-әниләр килде.

Район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, авыл җирлекләре башлыклары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре яшьләрне гомерләрендәге бу изге мизгелләр уңаеннан котладылар, имин хезмәт теләделәр. Марат Гафаров яшьләрнең үз бурычларын уңышлы үтәячәкләренә һәм горурлык хисе белән өйләренә кайтачакларына ышаныч белдерде.

Бу язгы чакырылышта армиягә беренчеләрдән булып Руслан Абязов, Илмас Мөхәммәтҗанов, Руслан Танага, Игорь Тарасов һәм Тимур Якупов китте. Исегезгә төшерәбез, язгы чакырылыш вакыты 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә һәм яшьләр бер ел хезмәт итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәткә чакырылучыларны Донецк һәм Луганск Халык республикалары кебек төбәкләргә, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренә җибәрмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев