Чүпрәле өлкәннәренә багышлап сәхнә гөрләде
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәренә багышлап сәхнә гөрләде

Залда утыручыларның һәркайсы диярлек төрле елларда район үсеше өчен тугры хезмәт куйган. Бүген аларны хөрмәтләү йөзеннән бирегә чакырганнар. Сәхнәдәге моңлы җырлар аларга багышланып музыкаль котлау сәламе булып яңгырады.

Яшь олыгайгач бик еш күрешеп тә булмый икән шул. Бер җирлектә яшәсәләр дә күптән күрешмәгән райондашлар, авылдашлар кул бирешеп, хәтта кочаклашып та алдылар, хәл - әхвәлләрен белештеләр. Менә бит, шундый күрешү өчен генә дә бирегә килерсең. Район җитәкчелегенең ел саен шушылай өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты, ихлас күңелдән очрашулар оештыруын күпләр көтеп тә ала. Өлкәннәрнең йөзендә бәйрәм кәефе. Сәхнәгә чыгучы һәр һәвәскәр лаеклы ялдагы райондашларыбызны чын күңелдән тәбрикли, аларга имин, тыныч тормыш кебек җылы сүзләр юллап алдагы көннәрдә дә шулай очрашып - күрешеп яшәүне тели. Район башлыгы Александр Шадриковның тәбрикләү сүзләрен дә залдагылар тын калып тыңлады. "Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең белән һәр вакытта да бик теләп очрашабыз, күп эшләрдә сезнең сүзегезгә колак салабыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки сез тормышлар матур, имин булсын өчен күп хезмәт һәм көч куйган буын. Сезнең фидакарь хезмәтне бәяләп бетергесез. Ә бүген Сез безгә төпле, акыллы киңәшләрегез белән ярдәм итәсез, сездән хәер-фатыйха алабыз. Кайберләрегез әле бүген дә хезмәттә. Киләчәктә дә бер-беребезнең ярдәмен тоеп эшләргә, аралашып яшәргә Ходай насыйп итсен",- ди Александр Валерьевич. Аннан соң ул активлыклары, традицияләрне дәвам итүгә керткән көчләре өчен өлкәннәргә рәхмәтен белдерде. Ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров һәм РФ Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов та өлкәннәргә нык исәнлек һәм алдагы көннәрдә дә исән - имин, шатлык - куанычта яшәүләрен теләделәр. Өлкәннәргә аеруча зур игътибар бирү көнендә алтынсу көз айлары һәм гомер көзләренә керү бераз моңсулык алып килсә дә, икенче яктан тормышның шатлыкларына сөенеп яшәр чак икәнен дә аңлыйсың. Лаеклы ялга чыккан әби-бабайлар балалар, оныклар бәхетенә куанып, изге эшләр башкарып яшәр чак килеп җиткәнен искә төшерделәр. Бәйрәмгә килүчеләр "Өлкәннәр көне"нә багышланган мәдәни чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар. Рәсемдә: сәхнәдә өлкәннәр өчен балалар да чыгыш ясады.


Нет комментариев