Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең яшь журналистлары “Алтын каләм” фестиваленең финалында катнашачак

Болгар шәһәрендә «Алтын каләм» – «Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең зона этабы узды.

Фестиваль  яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге Татарстан Республикасы  Төбәк иҗтимагый оешмасы белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан (Идел буе) федераль университеты журналистика һәм Медиакоммуникацияләр югары мәктәбе тарафыннан оештырыла.

Фестиваль яшь журналистларга ярдәм итү, иҗади һәм сәләтле яшьләрне җәлеп итү максатыннан оештырыла.  Конкурс гадәттәгечә басма, телевизион, радиожурналистика, фоторәсемнәр һәм мультимедиа юнәлешләре буенча узды. Катнашучыларны КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Роман Баканов, конкурсның башкарма директоры  Алла Абросимова, , РФ атказанган артисты Лия Заһидуллина бәяләде.

Фестивальнең  зона этабында катнашу мөмкинлеге  район балалар иҗат йортының "Яшь журналистлар" түгәрәге  әгъзалары:  Эльвира  Җамалетдиновага, Рияз Измайловка  һәм Айгөл Шәрәфетдиновага (җитәкчеләре Энҗе Җәлалова)  бирелде .

Портфолио презентацияләүдән тыш, конкурсантлар шәхси әңгәмә уздылар һәм эшлекле уенда – импровизацияләнгән матбугат конференциясендә катнаштылар. Яшь журналистлар  үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар  һәм финал өлешенә чакыру алдылар. 

Фестивальнең финал этабы исә  3-7 июльдә  “Идел " яшьләр үзәгендә узачак.  Гран-прига лаек булучы  КФУның журналистика югары мәктәбенә ташламалы керү мөмкинлеге алачак.

Эльвира Җамалетдинова, "Яшь журналистлар" түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев