Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Үзәк урамны төзекләндерүнең икенче этабы буенча фикер алыштылар

Республика районнарында Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында халык белән очрашулар уза

Бүген 2020 елның 24 гыйнварында Чүпрәледә Үзәк урамны төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлауларының икенче этабы үтте. 
Очрашу Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында узды. Чарага 60 тан артык кеше килде. Фикер алышуларның икенче этабы барышында халык, командаларга бүленеп, проектны эшләүчеләр тәкъдим иткән схемаларга фактик үзгәрешләр кертә алды.
Чарада район башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укучылар, "Яшь журналистлар"  түгәрәге әъзалары, активистлар һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.
Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, "Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы нәтиҗәләре хәзер үк күренә: бу-җәмәгать киңлекләре, ял итү урыннары, парклар, балалар мәйданчыклары, Үзәк урам, без аларны ел саен сыйфатлы һәм вакытында төзекләндерелә. Халыкның фикерләрен ишетү дә куанычлы, бу аларның яшәү урыны язмышына битараф булмауларын күрсәтә".

Чара барышында халыкка Казаннан килгән вәкилләр презентация күрсәттеләр һәм төзекләндерү программасы турында сөйләделәр.

Реклама

Чүпрәлеләр төзекләндерү проектына исә үз теләкләрен җиткерде, алар арасында: яктырткычлар урнаштыру, яшелләндерү, велосипед юллары ясау һ.б. һ.б. бар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, проект архитекторлары һәм аны эшләүчеләр тарафыннан, төзекләндерүнең үзгәртелгән схемасында халык тарафыннан җиткерелгән теләкләрне исәпкә алырга вәгъдә ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X