Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә - Түбән Чәкедә “Авыл көне“н бәйрәм иттеләр

Түбән  Чәке авылы үзенең гадәти булмаган табигате белән күпләрне җәлеп итә. Тирә-ягында әйләндереп алган  урман-кырлар аерым бер гүзәллек өстәп,  авыл уртасында урнашкан  гыйбадәтханә аның “йөрәге” сыман тоела.

Әйе,  Ватан - ул безнең  туган ягыбыз, туган төбәгебездән, менә шундый гүзәл табигатьле  авылларыбыздан башлана.  Авыл бәйрәме  хөрмәтенә дә бу көнне бик күп шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.

Түбән Чәкедә “Авыл көне”н 2014 елдан  төп иганәче Олег атакайның башлангычы, теләктәшләге белән  билгеләп үтәләр.

Бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы Марат Гафаров авыл халкына  изге теләкләрен   чуваш телендә дә  юллады.

- Туган авыл көне-  иң кадерле, олуг  бәйрәм. Ул һәркемгә беренче тапкыр тәпи киткән, “әни” сүзен әйткән һәм башка күңелдә сакланган иң якын гомер мизгелләрен хәтердә яңарта, аларны истә тотарга тиешлеген искәртә. Безгә гореф-гадәтләребезне,  йолаларны, телебезне саклап калу, боларның барысын да  киләчәк буынга тапшыру мөһим, - диде район башлыгы.

Марат Ринат улы  бәйрәмне үткәрү инициативасы белән чыккан  Олег атакайга, ярдәм итүчеләргә  рәхмәтләрен  белдерде.

Авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов исә  быелгы бәйрәмгә матди ярдәм күрсәтүчеләрне:  Олег атакайны,  Владимир Токмаковны, Борис Албутовны, Александр Марковны, Виктор Марковны, Анатолий Матюшинны,  Анатолий Ивановны,  Евгений Иванцовны һәм башкаларны  Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Гаҗәеп гүзәллеге белән үзенә җәлеп иткән табигатеннән тыш, бу авылның төп бизәге булып, билгеле аның  талантлы, уңган кешеләре тора.

Укытучылар коллективын туплаган  "Каенкай" ансамбле башкарган  "Туган авыл" җыры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила  Сердцева җитәкчелегендәге "Хелхем" ансамбле музыка коллективы  бәйрәмгә аерым бер күркәмлелек өстәде.  Шулай ук Чабаксар шәһәреннән дә эстрада  артистлары: Лидия Изекеева, Денис Пугач, Алина Федорова чуаш телендә бик күп җырлар башкардылар.  Ульяновск шәһәреннән  казаклар хоры да  тамашачыларның күңеленә хуш килде.  Сүз уңаеннан, әлеге коллектив  бу җирлектә беренче тапкыр чыгыш ясавын һәм киләчәктә дә бәйрәмнәрне бергәләшеп уздыру теләкләре барлыгын җиткерделәр.

Реклама

Бәйрәм төрле спорт уеннары белән дәвам итте. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алдылар. Нечкә хисле, гүзәл затларыбыз, авылларда  көчле рухлы, кыю, батыр йөрәкле  хатын-кызлар гомер итүен дәлилләде.  Түбән Чәке авылында туып-үскән Наталия Патишева гер күтәрү буенча беренче урынны алды.

Бәйрәмнең төп мизгеле-көрәштә  Матак авылыннан Александр Ефрейторов  абсолют җиңүче булды һәм тәкә белән бүләкләнде.

Фәнүзә Мәхмүтова, Татар Шатрашаны авылыннан география укытучысы:

- Бәйрәм бик ошады. Тату коллективыбызда  төрле милләт  кешеләре  эшли. Безне дуслык берләштерә. Бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрәбез, чуваш күршеләребез белән тату яшибез, Ходайга шөкер!.

 Татьяна Петровна, Городище авылыннан:

-Авыл җирендә элек-электән эш күп.  Мондый чаралар  авыл кешесенә  аз гына булса да ял итәргә мөмкинлек бирә. Бәйрәмне үткәрү өчен матди һәм финанс ярдәме күрсәткән изге күңелле кешләргә зур  рәхмәт.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев