Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә "Ел тәрбиячесе–2020" ачыкланды
Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде.
1 номерлы Иске Чүпрәле «Кояшкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе–2020» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Анда районның 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе катнашты.
Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1нче урынга – О.А.Серафимова, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе; 2 урын – Э.А.Санатуллова, 2нче номерлы Иске Чүпрәле «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе; 3нче урын – С.Р.Сәлимҗанова, 1 номерлы Иске Чүпрәле «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе лаек булды.
1нче һәм 2нче урыннарны алган тәрбиячеләр конкурсның зона этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев