Чүпрәледә “Чиста су“ программасы
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Чиста су“ программасы

Авылларны чиста су белән тәэмин итүне күздә тоткан республика программасы Чүпрәле районында соңгы елларда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлек итүе белән дә, аеруча актив эшли башлады.

Бу максатка республика бюджетыннан быел да районга 112,8 млн. финанс ярдәме бүлеп бирелде. Гомумән алганда, Чүпрәле районында 2014 елда киң колач белән башланган су челтәре төзелешенә республика бюджетыннан 613,2 млн. сум, район бюджетыннан 13 млн. сум һәм халык тарафыннан җыелган үзсалым акчасының беркүпме өлеше җәлеп ителгән. Болар бәрабәренә ниләр эшләнде соң? Әлеге һәм сездән килгән сорауларны районда су челтәрен төзү өчен җаваплы җитәкче, “Перспектива” предприятиесе начальнигы урынбасары Шәүкәт Алиулловка бирдек.

–Ниләр эшләнде, дигәндә “2015-2030 елларга Чүпрәле муниципаль районын су белән тәэмин итү схемасы” нигезендә район буенча 100,5 км. озынлыкта су торбалары салынды, авыл урамнарында 154,1 км озынлыкта су челтәре, 10 каптаж, 13 насос станциясе, 600 куб.м. суга исәпләнгән 5 җир асты сусаклагычы, 365 куб.м. су сыешлы  8 суэткеч манара, 17 санитар саклагыч зона, 342 янгын сүндерү гидранты ясалды. Боларның эшен тәэмин итәр өчен электр линияләре сузылды, трансформатор подстанцияләре урнаштырылды.

–Күп эшләнгән. Барлык авылларга да су килде, дияргә җирлек бармы? (Р.Җ.)

–Дүрт ел дәвамында алып барылган төзелеш район халкының 56 процентын су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Төзү эшләре быел да дәвам итә һәм тукталып та калмас, дигән өмет бар. Иске Ишле–Яңа Ишле, Яңа Кәкерле – Яңа Ишле, Югары һәм Түбән Каракитә, Алешкин-Саплык һәм Татар Саплыгы, Иске Чокалы, Зур Чынлы, Иске һәм Яңа Дуван, Чуваш Чүпрәлесе авылларында су челтәре төзүнең проект-смета документацияләре экспертиза узган иде. Бу авылларның кайберләрендә инде эшләр башланды һәм кайберләре үз чиратын көтә. 2018 елда исә Иске Шәйморза, дүрт Уби, өч Шигали, Чуваш Чүпрәлесе, Хайбулдино, Иске һәм  Яңа Чүпрәледә су челтәре төзелеше өчен проект-смета документациясе ясау планлаштырыла.

Поселокара су торбалары салу эшенә килгәндә 2018 елда беренче чират итеп Борындык – Кече Чынлы, Зур Чынлы су трассасын төзүне дәвам иттердек һәм ул август аенда төгәлләнер дип исәп тотабыз. Икенче чиратта – Борындык – Алешкин-Саплык. Моның өчен Яңа Борындык авыл җирлеге территориясендә тәүлегенә 1000 куб.м. су белән тәэмин итә ала торган скважина казылды. Шушы су белән районның көнчыгышы ягындагы авыллар тәэмин ителәчәк.

Һәрбер эшнең үз кыенлыгы була. Су челтәре төзелешендәгеләрен атап үткәндә болар – олы юлларны тишеп чыгу, газ, элемтә кебек җир астыннан сузылган чыбыкларны, торбаларны әйләнеп узу, ягъни элек төзелгәнгә зарар салмау.

–Каршылыклар килеп чыкмыймы? (Р.Җ.)

–Киресенчә, барлык службалар да суның никадәр әһәмиятле булуын аңлап эш итә. Мөрәҗәгать иткәндә, проблеманы шундук хәл итү өчен барысын да эшләргә тырышалар. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән дә аңлашу шартларында эшлибез, күп вакыт төзелешләр чәчелгән җирләрдә алып барылса да.

–Торак йортка су кертер өчен җир казу эшләренең 1 метры ничә сумга төшә?  (Рәмис, Иске Чокалы)

–Бу уңайдан безнең дә халыкка белдерергә теләгән сүзебез бар. Бу эшләрне авыл халкы бергәләшеп авыл җирлегенә йөкләсә иде. “Су кертеп бирәбез” дип килүче әллә кемнәр дә булырга мөмкин. Кертә ул суны һәм китеп бара. Проблема килеп туса ул су керткән кешене таба алмаска да мөмкинсең. Торак йортка су кертүнең газ керткәндәге кебек үк үз шартлары бар.

–Безнең урам шундый киң һәм урамны икегә бүлүче кечкенә елга бар. Безнең яктан су торбасы узачакмы икән, я булмаса безгә суны урамның  теге ягыннан алырга кирәк булачакмы?

(Кооператив урамында яшәүчеләр. Каракитә)

–Проект-смета документацияләре торак йортка никадәр якын килеп була, шуның кадәрле якында казу эшләре алып баруны күздә тота. Белүемчә, ул урамның ике ягына да су торбасы салу эшләре каралган.

–Безнең турыдан су торбасы үтә. Без исә авылга быел гына кайтып яши башладык. Суны өйгә керттерер өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә һәм су кертүгә нинди таләпләр куела.

(Наилә. Чәке)

–Авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә. Безнең оешма тарафыннан әзерләнгән документларны (кеше район үзәгенә вакытын сарыф итеп килеп йөрмәсен өчен) су керттерүче авыл җирлегеннән алсын дип килештек. Техник шартлар исә урамнан узучы трассадан суны өйгә керткәндә махсус чокыр казылып анда кран урнаштырылуны һәм өйдә су хисаплау приборы булуны (антимагнитный) таләп итә.


Нет комментариев