Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

Район Башкарма комитетының утырышлар залында Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Аның эшендә республика Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, район прокуроры Илдар Маликов, Баларны сәламәтләндерүне, ял иттерүне, мәшгуль булуын оештыручы “Яз” республика үзәге директоры Раиль Муратшин, комиссия әгъзалары катнашты. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов алып барды.  

Комиссия  балаларның җәйге ялы ничек оештырылуын карап тикшерде. Бу уңайдан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитовның доклады тыңланды.Бүгенге көндә яшусмерләр, балаларның ялын оештыручы өчен төрле юнәлештә эшләүче җәйге лагерьлар оештырылган. Җәйге яллар барлык чүпрәлеле-балаларның 85 процентын” колачлаячак”.  Алай гына да түгел, “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагерында республиканың төрле төбәкләреннән килгән балалар да ял итәчәк. Илсөяр Гарифуллина аеруча җәмгыятьтәге кагыйдәләргә туры килми торган яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдәге балаларга игътибар бирү кирәклеген ассызыклады. Безнең районда шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче 36 бала бар.

Утырыштан соң комиссия “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагерында булды, андагы шартлар белән танышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев