Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укучысы рус әдәбияты буенча БДИда 100 балл җыйды

Быел БДИ тапшыруның төп этабы, пандемия шартларында барлык таләпләрне үтәп, 3 июльдән 22 июльгә кадәр узды.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Эльвира Җамалтдинова рус әдәбияты буенча БДИда максималь балл җыйды, укытучысы– Марина Мышова.  Бу-Чүпрәле районында беренче йөз баллчы, дип хәбәр иттеләр районның мәгариф  бүлегендә.

Уку вакытында Эльвира район, республика күләмендәге чараларда, конкурсларда актив катнаша. Моннан тыш, ул балалар иҗат йорты каршындагы «Яшь журналистлар» түгәрәгенең актив әгъзасы булып тора.

Исегезгә төшерәбез, быел Чүпрәле районында 11 сыйныфны 152 укучы тәмамлады.

Реклама

Эльвира сүзләренә караганда, имтиханнарга әзерләнү авыр булган , чөнки күп укырга, күп белергә кирәк, имтиханда нәрсә эләгәчәген белмисең бит. Ә БДИ язган көнне кыен булмады, ди ул, чөнки биремнәр нәкъ менә өйрәнгән әсәрләре турында булган.

 –Мин ел буе әзерләндем: кодификатордан барлык әсәрләрне укыдым, яттан шигырьләр өйрәндем, аларны анализладым, интернет аша дәресләр алдым, әдәби марафоннарда катнаштым. Башка фәннәргә караганда әдәбиятка күбрәк вакыт бирдем. Үз көчемә дә ышандым, - ди чыгарылыш сыйныф укучысы.

Исегезгә төшерәбез, быел БДИ тапшыруның төп этабы, пандемия шартларында барлык таләпләрне үтәп, 3 июльдән 22 июльгә кадәр узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X