Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы электр челтәре оешмасы "Акчарлак" лагеренда кунакта

​​​​​​​Уку елы дәвамында балалар һәрвакыт өлкәннәр күзәтүендә була: мәктәпләрдә укытучылар аларга контрольлек итсә, өйдә исә- әти-әниләр. Әмма җәйге чорда балалар күп вакытларын олылардан башка, үзләре генә үткәрәләр.

Шушы көннәрдә  Чүпрәле районы электр челтәре оешмасының бер төркем белгечләре районның "Акчарлак" лагеренда булып, анда ял итүче балалар белән иминлек буенча мавыктыргыч чаралар үткәрде.  Балалар өчен алар зур программа әзерләп килгәннәр иде. Әлбәттә, электр тогыннан имгәнү проблемасы бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Шуңа да һәрдаим профилактика чаралары үткәреп тору мөһим.   Район электр челтәре оешмасы хезмәткәрләре Ләйсән Бадыйкова, Ильяс Сафин, Альбина Шаһдалиева, Марат Шаһдалиев һәм Айдар Сәлахов лагерьда ял итүче балаларга викториналар һәм конкурслар аша электр тогын кулланганда сак булу кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге, кисәтүче билгеләрнең нәрсә аңлатуы, теге яки бу хәл килеп чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеге турында аңлаттылар, электр белән эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген өндәүче буклетлар да таратылды,  аннан соң алар балаларга сораулар биреп, белемнәрен дә тикшерделәр.  Дөрес җавап бирүче актив балалар кунаклар кулыннан бүләкләр дә алды. Электр челтәре хезмәткәрләре, шулай ук, балаларга аңын югалтып егылган кешегә беренче ярдәм күрсәтү алымнарын да күрсәттеләр. Балалар да бик актив иде, аларның һәрберсе манекенда беренче ярдәм күрсәтү алымнарын бик дөрес итеп күрсәтеп тә бирә белделәр.

Чараның теоретик өлешеннән соң балалар ике командага бүленеп, электр тогын ялгаганда кулланылучы киемнәрне киеп эстафетада ярыштылар. Соңыннан исә кунак апа-абыйлары белән истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев