Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы эчке эшләр бүлегендә "Студентлар десанты" төште

020 елның 24 январенда, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә «Студентлар десанты» акциясе оештырылды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 14.01.2020 ел, №23/30 күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, шулай ук халыкның хокук саклау органнарына ышаныч дәрәҗәсен ныгыту һәм полиция хезмәткәрләренең абруен күтәрү, Эчке эшләр органнарының кадрлар резервын формалаштыру максатларында бүген, 2020 елның 24 январенда, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә «Студентлар десанты» акциясе оештырылды.

Аның кысаларында Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул укучыларга эчке эшләр бүлегенең тарихы, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары турында сөйләде. Укучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгы уку йортларына укырга керергә һәм полициягә хезмәт итәргә кызыксындыру максатыннан агитация әңгәмәсе үткәрде. Эчке эшләр органнарына һәм Россия эчке эшләр министрлыгының юридик институтларына укырга керү кагыйделәрен һәм таләпләрне, социаль гарантияләрне, компенсацияләрне, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен билгеләнгән социаль ярдәм чаралары турында тәфсилләп аңлатты.

Реклама

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы ярдәмчесе, эчке хезмәт подполковнигы Рамил Бахитов укучылар белән таныштыру экскурсиясе үткәрде, полиция эше турында сөйләде, гомумән, дежур часть, полициянең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе, ЮХИДИ һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге эше белән таныштырды.
 

Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X