Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөселманнары Изге Болгар җыенында катнашты

15 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган  «Изге Болгар җыены» узды.  Тантаналы чара Болгарда 1989 елдан башлап үткәрелә.

 

Фестивальгә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күп санлы дин тотучылар килә.  Анда Татарстан җитәкчелеге, Диния нәзарәтләре вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре катнаша. Республиканың иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында  традицион татар музыкасы – мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар яңгырый.

Изге Болгар җирләрендә  безнең районнан да мөхтсәиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов  җитәкчелегендәге мөселманнар  делегациясе  катнашты.

-Без  Изге Болгар җирләренә кылган сәяхәтебездән бик канәгать калдык, монда килә алуыбызга чиксез шатландык, алдагы елларда да насыйп итсен бу җирләрне күрергә. Борынгы ташларны тотып карадык, музейларга да кердек. Халык шул кадәр күп, безнең илдән генә түгел, чит илләрдән дә килгәннәр, бөтенесе Болгарга агыла.Меңнәрчә мөселманның ачык һавада бергәләшеп намаз укуында катнаша алуыбыз белән горурландык.  Әлеге  көн бер матур мизгел кебек узды да китте. Шушы сәяхәтне лаеклы итеп оештырган җитәкчеләребезгә  чиксез рәхмәтлебез ,- ди  Данир хәзрәт.

Җәүһәрия Баһаутдинова, Иске Чүпрәле авылы:

Изге Болгар җирләрендә йөргәндә дә, киң Иделне кичкәндә дә матур, тыныч, рәхәт республикада яшәвебезгә горурландык. Киләчәктә дә дөньялар тыныч, тормышыбыз имин булсын, иманлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев