Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен  95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. 

Бүген, 24 майда, Чүпрәле районының барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен  95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. 

Бер яктан караганда, уку елы артта калды, әмма ял итәргә иртәрәк әле-алда чыгарылыш имтиханнары, югары уку йортына керүнең хис-кичерешләре...Шулай да, 11 ел буе буенча дәвам иткән мәктәп тормыш рәвеше унберенчеләр өчен тәмамлана.

Иске Чүпрәле күппрофильле лицей һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узган соңгы кыңгырау тантанасында  район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

–Бүген соңгы кыңгырау бәйрәме. Уку елын төгәлләүче бәйрәм. Әмма кемдер өчен ул әлегә чираттагы уку елы тәмамлану белән бәйле, алда җәйге каникуллар, ял көтә. Ә унберенче сыйныф укучылары өчен ул  чыннан да, соңгы кыңгырау бәйрәме. Алда-имтиханнар, ә аннан соң олы тормышка ишекләр ачыла. Сезгә үз максатыгызга ирешүегезне, һәм уңышлар телим. Хәерле юл сезгә!-диде ул.

Белем бирү учреждениеләре директорлары Лилия Насыйбуллина һәм Наталия Маркова, шулай ук башлангыч сыйныф  укытучылары,  сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә  киләчәктә лаеклы шәхесләр булырга һәм әти-әниләренең, укытучыларының өметләрен акларга вәгъдә бирделәр.

Бу көнне барлык игътибар, чәчәкләр һәм алкышлар унберенче сыйныф укучылары өчен иде. Башлангыч сыйныф укучылары да чыгарылышлыларга  хәер-фатиха сүзләрен әйттеләр.

Реклама

 «Бик тә дулкынландыргыч көн бүген. Күзләрдә яшьләр. Бер яктан шатлыклы, икенче яктан балачак белән саубуллашу шушы инде. Алга таба олы тормыш көтә. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар гына телисе килә, сайлаган юллары алар өчен бик җиңел булсын», — диде  Иске Чүпрәле күппрофильле лицее чыгарылышлысының әнисе һәм мөгаллимә Ирина Ильина.

"Балаларыбызның барысы да яхшы булсын һәм без аларның уңышлары белән горурланып яшик»,-дип билгеләп үтте 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе чыгарлышлысының әнисе Альбина Шәрәфетдинова да.

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы мәктәп вальсын биеделәр, җырлар җырладылар, традиция буенча һавага шарлар очырдылар, бу исә  мәктәп тормышы белән саубуллашуны символлаштырды.

Иң дулкынландыргыч мизгел, әлбәттә, унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларының бик мөһим һәм җаваплы чоры — БДИ тапшыру башлана. Беренчесе аның 26 майда булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев