Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Без кулланучылар: Тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына китереп тә булмый

Әңгәмә. Актуаль темага

Редакция почтасына коммуналь хезмәтләргә түләүләр, электр исәпләү җиһазын алмаштыру турындагы сораулар еш керә. Без аларны туплап «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Буа филиалы Чүпрәле бүлеге начальнигы Венера Низамовага бирдек.

энерго Фото Римма Мавлютова

— Венера Равилевна, кулланылган электр энергиясе һәм башка шундый хезмәтләр өчен түләүне айның кайсы көнендә башкарырга кирәк, дип сорый бер газета укучыбыз... Һәм түләүне үзвакытында башкармасаң ни була?

— Исәпләү приборлары күрсәткечләрен һәр айның 25 нче числосына кадәр безгә, ягъни "Татэнергосбыт«ка бирергә кирәк. Әгәр дә кулланучы аларны тапшырырга өлгермәсә, исәпләү уртача айлык куллану күләме буенча, аннары норматив буенча башкарыла.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне Торак кодексы (РФ ТК 155 маддәсе) нигезендә исәп-хисап аеннан соң киләсе айның 10 нчы числосына кадәр (исәп-хисап ае счет-квитанциядә күрсәтелгән) башкарырга кирәк.

— Онытып түләмәүчеләр дә, яисә махсус түләмәүчеләр дә бардыр? Андыйларга карата нинди чаралар күрәсез?

— Район халкының 2023 елның 31 декабренә электр энергиясе өчен бурычы 864 342,88 мең сумны тәшкил итте. Кулланылган электр энергиясе өчен абонент 2 айдан артык вакыт түләмәсә аның хуҗалыгына электр энергиясе бирү туктатыла. Бу закон нигезендә билгеләнгән процедура. Бурычлы кешегә аның электр энергиясе буенча бурычы булуы һәм аны түләргә кирәклеге турында алдан заказлы хат яки СМС- хәбәр җибәрелә. Моннан тыш, электр энергиясен өзү алдыннан хезмәткәрләр кулланучыга шалтыраталар һәм түләү кирәклеге турында кисәтәләр. Бу чаралардан соң да исәп-хисап ясалмаганда электр бирү өзелә.

Бурычны түләгәннән соң, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенә электр энергиясен тоташтыру турында язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

— Венера Равилевна, берничә ел элек районда «акыллы» счетчиклар урнаштырыла башлады. Бүгенге көндә районда күпме шундый счетчик бар һәм алар элеккеге исәпләү приборыннан нәрсәсе белән аерыла?

— Хәзерге вакытка районда 49 «акыллы» исәпләү приборы урнаштырылды. Бу приборларның уңай яклары: әлеге җайланмалар эш режимын һәм үлчәү нәтиҗәләрен күрсәтергә генә түгел, ә бу мәгълүматны автомат рәвештә «Татэнергосбыт» җәмгыятенә тапшырырга да сәләтле. Ә искеләрендә күрсәткечләрне үзеңә тапшырырга кирәк. «Акыллы» счетчик белән кулланучыга квитанцияне көтәргә һәм аны түләргә генә кала.

Мондый электр исәпләгеч "Татэнергосбыт"ның интеллектуаль системасына электр энергиясенең сыйфаты турында да мәгълүмат җибәрә. Җитештерүче заводның пломбаларын ачарга омтылуны, магнит кыры тәэсирен һ. б. яздырып бара.

— Хәзер электр энергиясен сакчыл куллану темасы бик актуаль. Бу уңайдан укучыларыбызга нинди киңәш бирер идегез?

-Иң беренче итеп, элек кулланылган лампочкаларны заманча энергия саклаучы лампочкаларга алыштырыгыз, дияр идем. Бу электр куллануны уртача 2 тапкыр киметергә ярдәм итә. Электр энергиясен саклаучы лампочкалар алуга киткән чыгымнар, гадәттә, бер ел эчендә үзен аклый. Онытмагыз ки, кәрәзле телефонга зарядка бирү җиһазын розеткадан алмаган очракта ул электр энергиясен куллануны дәвам итә.

Суыткычны да җылыту приборларыннан ераграк куярга кирәк. Боз белән капланган туңдыргыч камера эшләгәндә суыткычның энергияне куллануы 20 процентка арта. Кер юу машинасы аз күләмдә кер юганда электр энергиясен 10-15 процентка күбрәк сарыф итә. Шулай ук, кер юу режимын дөрес сайламаганда, электр энергиясенең артык чыгымы 30 процентка кадәр җитәргә мөмкин.

Электр чәйнекләрен юшкыннан чистартып тору мөһим. Юшкын каткан чәйнекләрдә су акрын җылына, бу да электр энергиясенең күбрәк сарыф ителүенә китерә. Электр энергиясен сакчыл, ягъни азрак кулланыйм дисәң, монда май каткан табалар, аларның электр плитәсенә тиеп тору диаметры да, тәрәзәләрне чиста тоту да роль уйный.

-Әңгәмәгез, киңәщләрегез өчен рәхмәт Венера Равилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев