#айданавыборы баннеры янында Чүпрәле өлкәннәре дә фотога төшә
Чүпрәле муниципаль районы сайлау участокларына килүчеләр «Айда на выборы» фотомарафонында да актив катнашалар. Фотобәйге өлкән яшьтәге район халкы өчен дә бик кызыклы булып чыкты.
Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Александр Шакин Президент сайлауларында үз тавышын биргәннән соң, 1369 номерлы сайлау участогында бик теләп #айданавыборы баннеры янында фотога төште.
-Яшьләрдән калышасы килми әле,-дип шаяртты 86 яшьлек Чүпрәленең өлкәне. -Исәп, берәр нинди кыйммәтле бүләк оту.
Исегезгә төшерәбез, фотоны #айданавыборы хештэгы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга, үзең яшәгән шәһәр һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү (ул 20-25 март көннәрендә уза) үткәрелгәннән соң, җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга айфон, велосипед һәм гидроскутерлар тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев