Авылым, туган ягым, дип җан атып
Көн вакыйгасы

Авылым, туган ягым, дип җан атып

Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равиль Бикчуров сайлаган юлыннан бер генә адым да читкә тайпылмаган, көчле рухлы кешеләрнең берсе.

Аңарда бернинди ясалмалылык юк, үз фикерен турыдан әйтергә күнеккән. Шуңа да аның сүзен тыңлыйлар, фикеренә колак салалар. Аның турында республика, Рәсәй матбугатында күп кенә язмалар, телевидениедә тапшырулар эшләнгән

Бөтен гомере авыл хуҗалыгына хезмәт итүгә багышланган. Хәтта, илебездә барган сәяси үзгәрешләр чорында, колхозлар таркалып, банкротлыкка төшкәндә дә, шул рәвешле яшьләр бәхет эзләп шәһәрләргә киткәндә, авыл хуҗалыгы дәүләт ярдәменнән башка калганда да Равиль Ади улы Бикчуров туган авылы, районыбыз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә үзендә көч тапкан. 

Бикчуров Гөлия Фәизова фотосыУл Зур Чынлы авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәптә, бишенче сыйныфта укыган чагында, биш баланы ятим итеп, әниләрен тол калдырып, әтиләре Ади ага бакыйлыкка күченә. Тормышның, яшәешнең бар мизгеле Равиль Ади улы өчен әтиле һәм аннан соңгы елларга бүленә. Төпчек бертуганнары кечкенә, ә сеңелесе бөтенләй бишек баласы гына була әле ул чакта. Өлкән бала буларак ул әнисенә терәк, киңәшче, бертуганнарына ярдәм итү вазифаларын үз җилкәсенә ала. Тырышып уку, һәр җирдә беренче булу, лидерлык сыйфатлары аңарда шушы елларда ук формалаша. Әлеге сыйфатлары белән ул башка туганнарына үрнәк була, аңа карап алар да югары белемнәр алып, бу тормышта үз урыннарын табалар.

Билгеле, әниләре Рауза апага булган хөрмәт, ярату хисе, аның тәрбиясе дә моңа йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә.

Бикчуров Гөлия Фәизова фотосыБүген исә Равиль Ади улы илкүләмендәге кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында лидер, дәрәҗәле шәхес. «Россия төбәкләренең алтын фонды» китабында аңа багышланган бүлек бар. Алган бүләкләрен, Мактау грамоталарын, иң югары дәрәҗәдәге Рәхмәт хатларын исә санап бетерү дә мөмкин түгел. Соңгы араларда гына Татарстан Рәисе тарафыннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүен аерым бер дәрәҗә, ди ул үзе. Россия һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларының, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының, Ульяновск өлкәсе авыл, урман хуҗалыгы һәм табигый ресурслар министрлыгының һәм тагын башка күп кенә министрлыкларның, ведом-стволарның да дәрәҗәле бүләкләре аның кабинетында урын алган.

Ел саен үткәрелә торган «Ел хәйриячесе» республика конкурсының җиңүчесе дә ул. Әлбәттә, әлеге казанышлар артында олы хезмәт, туган авылының, туган җиренең язмышы турында даими кайгырту, аның үсеше өчен янып-көеп яшәгән, эшләгән көннәр-төннәр тора. Бу урында Равиль Бикчуровның Чүпрәле районы фермерлары ассоциациясен җитәкләвен дә әйтү кирәктер. Казан, Мәскәү шәһәрләрендә, Россиянең башка төбәкләрендә үткәрелгән съезларда, форумнарда фермерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең мәнфәгатен яклап, чыгышлар ясый ул.

Бикчуров Гөлия Фәизова фотосыБүгенге көндә ул җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгына исә 2013 елда нигез салынган. Крестьян-фермер хуҗалыгы легендар «Ирек» хуҗалыгы базасында төзелгән дисәк тә, элеккеге агрокомплекстан бу вакытка ишелеп бара торган ферма биналары гына калган — җиһазы урланган, тимере киселгән, кырлар сукаланмаган... Элек елларда районны җитәкләгән Рәхимҗан Хәйруллин авылга яңа сулыш "өрү"не Равиль Бикчуровка йөкләп ялгышмый. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә ташландык хәлдәге җирләр, территория яңа сулыш ала, ферма биналарының да бер өлеше яңартыла. Эш эзләп читкә китәргә мәҗбүр булган авылдашларын кайтарып, бер коллектив итеп туплый җитәкче. Билгеле боларны башкаруда аңа хезмәт юлын «Ирек» колхозында баш зоотехник буларак башлавы, аннан «Цильна» колхозы рәисе урынбасары, «Ирек» хуҗалыгында рәис, Ульяновск өлкәсе Цильна районы «Союз» җәмгыяте җитәкчесе булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсе, һөнәри осталыгы ярдәмгә килә.

«Иң мөһиме — туган җиргә карата булган ярату хисенең күңелдә яшәве», ди ул үзе.

Равиль Ади улының хуҗалыгы иген культуралары, шикәр чөгендере һәм көнбагыш үстерүгә йөз тота. Хуҗалыкта эш бертуктаусыз кайнап тора, даими рәвештә амбарлар, ашлык саклау, киптерү складлары төзелә, ремонтлана, җиһазлар сатып алына. Машина-трактор паркы гына да соңгы өч елда 112 млн. сумга яңартылган: яңа комбайннар, тракторлар сатып алынган.

Бикчуров Гөлия Фәизова фотосыХәйриячелек — күңел теләге

Эшләренең уңышлы баруы фермерга хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек тудыра. Туган авылындагы юлларны төзекләндерү, зират яннарын тотып алу, участок инспекторлары өчен торак йортлар төзүдә ярдәм итү, республика һәм район хастаханәләре өчен кыйммәтле җиһазлар сатып алу — болар Равиль Ади улы тарафыннан кылынган изге гамәлләрнең бер өлеше генә. Ул район спортчыларына да ярдәм күрсәтә: шахмат, авыл яшьләре арасында Советлар Союзы Герое Хәкимов Исмәгыйль Кәбир улы кубогына волейбол буенча уеннар, Сәйфихан Нафиев исемендәге кубокка милли көрәш буенча ярышлар да аның иганәчелегендә уза. Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу чараларын оештыру да күпчелек очракта аның өлешенә төшә. Зур Чынлы авылы тарихы турында китап, «Болгар иле» китабы өчен материаллар җыю буенча фәнни эшчәнлекне дә финанслаган ул. Мәктәпнең авыл тормышында укучы балалар һәм өлкәннәр өчен рухи тәрбия үзәге булуы беркемгә дә сер түгел. Үсеп килүче буында авылга уңай караш тәрбияләү дә Равиль Ади улының үз алдына куйган бер бурычы. Шуңа да авылдан чыккан күренекле шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү уңаеннан, аларны искә алу кичәләре, төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәрү, ашханәдә укучыларны барлык таләпләргә туры килерлек итеп кайнар аш белән тәэмин итү, мәктәп ишегалдын төзекләндерү, зур чыгымнар таләп иткән ремонт эшләрен башкаруны үз өстенә ала ул. Мәчет, чиркәү төзелешләре дә аның ярдәменнән башка узмый. Авыл мәчетенең дә төзекләндерү эшләре финансланган, яңа паласлар да, хәтта, фермер хуҗалыгы хисабына җәелгән, Аллаһ йортын газ белән җылыту эшләрен дә үз өсләренә алганнар... Саный китсәң, игелекле эшләрнең чиге юк. Авыл халкының район кешеләренең, гомумән аңа ярдәм сорап килгән һәркемнең гозерен тыңлап, ярдәм кулы суза Равиль Ади улы. Тик ул бу хакта сөйләргә яратмый. Һәр сораган сорауга эчкерсез генә: "Анысы хакында язып тормасагыз да була. Мин бу эшләрне үз теләгем белән башкарам, мин аларны эшләргә тиеш",-дип кенә җаваплый. 

Ә язмый мөмкин түгел. Бүгенге көндә Украинада Донецк һәм Луганск Халык республикалары территориясендә Ватаныбыз иминлеге хакына көрәш сафларына баскан хәрби егетләргә дә Равиль Ади улы олы ярдәм күрсәтә. Гуманитар ярдәм белән икешәр КамАЗ машинасында тактасын, карабодаен, шикәр комын, оннар һәм башка кирәк-яраклар төяп, ул шәхсән үзе дә ике тапкыр якташларыбыз янында булып кайтты. Андагы тормышның, яшәешнең безнеке белән чагыштырганда «Җир белән күк арасыдай» булуын сөйли фермер. "Ут, су, юллар юк... Ашарга-эчәргә кытлык. Халык шушы шартларда яшәргә мәҗбүр. Тормышның кадерен белергә, шатланып эшләргә кирәк безгә«,-ди ул. 

Бикчуров Гөлия Фәизова фотосыКиләчәккә йөз тотып

«Ватаным Татарстан» журналисты Мәрди Рәфиков авылга бер килүендә «Зур Чынлы авылы балалары Иске Шәйморзага агач-куаклар күрергә баралар» дип язып чыга. Туган авылын яшәтү, анда яшәүчеләрне бәхетле, алдагы көннәрен ышанычлы итү максаты белән янып йөргән Равиль әфәнде журналист язмасын да тормышта тамырдан үзгәртә — авыл кырыендагы 50 гектар җирдә алты төрле агач үсентеләреннән урман почмагы булдыра. Бүген инде урман авыл халкы күңеленә, тирә-юньгә ямь өстәп, шаулап үсеп утыра. Бу эшне башкарып чыгарга зур булышлык күрсәткән, озак еллар районыбызда урманчы булып эшләгән, кызганычка, бүген инде мәрхүм булган Мәхмүтов Мөбинҗан абыйга зур рәхмәтле Равиль Ади улы.

"Яшермим, минем юлымда һәрчак булдыклы, кешелекле, ышанычлы, таянырлык кешеләрем, дусларым, җитәкчеләрем булды",-ди Равиль әфәнде. "Остазым, юл күрсәтү-чем итеп, һичшиксез, авылдашым, Татарстан АССРның атказанган агрономы, Татарстан АССРның Югары Советы депутаты Әмирханов Алимҗан Әхмәтҗан улын саныйм. Иңне-иңгә куеп эшләгән җитәкчем Барис Аппау улы Гафуровка рәхмәтлемен. Туган авылыма кайтып, җитәкчелек итә башлаганда зур ярдәм күрсәткән, ул елларда республикада Сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Камиль Шагар улы Зыятдиновны һәрчак зур ихтирам һәм хөрмәт белән искә алам. Авыр чакта таянырлык, канатландыра алырлык кешеләрең булганда эш ул — үзе зур шатлык.  Ташландыкка чыккан хуҗалыкны, тузып баручы авылымны күреп тору җиңел булмады. Ул елларда Ульян өлкәсеннән районга җитәкче булып кайткан Шадриков Александр Валерьевичның: "Равиль Адиевич, сез булмасагыз, тагын кем?",-дип әйткән сүзләре дә өстемә зур җаваплылык алырга этәрде. Бүген җирдә эшләгән һәркем бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр, ялыктыргыч икәнен яхшы белә. Җирдә эшләү, югары уңыш алу куелган көчтән, эшләнгән эштән генә тормый шул. Күбесе вакыт табигать шартлары бөтен куйган хезмәтне юкка калдыра. Ләкин бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган остазларың, киңәшчеләрең булу — зур таяныч. Инде озак еллардан бирле Татарстан фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге рәисе Байтемиров Камияр Миҗагит улы шундый шәхесләрнең берсе. Авыр чакта сөйләшеп, киңәшләшеп алу да җитә бит кайчак. Ә Камияр Байтемиров кебек кешеләр тормышның, яшәешнең ничек барышын ачык күзаллап, алдагы көнгә ышаныч белән карый беләләр, үзләре артыннан күпләрне ияртерлек сәләт бирелгән аларга Ходайдан". 

Соңгы елларда Равиль Ади улы тарафыннан авылда тагын да зур күләмле эшләр башланган. 1953 елларда ата-бабалар тарафыннан булдырылган колхоз алмагач бакчасын яңартырга алынган ул. Барлыгы 42 миллион сум күләмендәге программа нигезендә 40 гектар җирдә башланган эшләр үз эченә зур плотина төзүне, чишмәләрдән дренаж белән су тартуны, аннан алмагач, карлыган, каен җиләге, җир җиләге утыртуны, аларны тамчылап сугаруны күздә тота. Яңа үсентеләрне утыртуны, барлык төзү эшләре төгәлләнгәч, киләсе елга планлаштыра фермер. Хуҗалыкның умартачылыгы да шунда ук урнашкан. 

—Билгеле, берүзең генә авыл хуҗалыгында берни эшли алмыйсың. Республикада авыл хуҗалыгын уңышлы үстерүгә теләк-тәшлек итүче Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, шулай ук агросәнәгать комплексын иң катлаулы вакытта җитәкләгән Марат Готов улы Әхмәтовка, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләүче Марат Азат улы Җәббаровка зур рәхмәт. Алар авыл хуҗалыгында эшләргә теләге булганнарга һәрвакыт ачык, ярдәм итеп тә торалар. Төрле программалар эшли, проектлар төзелә. Безнең хуҗалыкның эшчәнлеге дә шушы проект-программалар нигезендә алып барыла. Плотиналар булдырдык. Нәтиҗәдә, кырларда шактый зур мәйданнарда су сиптерү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзер менә алмагач бакчасын яңартачакбыз. Дөньялар тыныч булсын, киләчәккә тагын да зур планнар бар әле. 
Татарстаныбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары, фер-мерларның уңышлары белән горурланам. Бүгенге көндә районыбыз җитәкчесе Марат Ринат улы Гафаровка авыл халкына, үз эшен башларга теләгән һәр кешегә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм. Бергә булганда без көчлебез һәм алда безне яңа җиңүләр көтә дип ышанам,-ди Равиль Ади улы Бикчуров.

Чүпрәле районы фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары берлеге рәисе буларак, Равиль Ади улы үзе дә тырыш, булдыклы, өметле булган, районыбыз җирлеген яшәү урыны итеп сайлаган, ата-бабалар эшен дәвам иткән, бернинди авырлыктан да курыкмаган яшьләргә карап, соклануын һәм шатлануын яшерми. 

—Мәхмүтов Ильмир Фиркать улы, Амосов Алексей Николай улына карап горурланам, шундый яшьләребез булганда, районыбыз киләчәге өметсез түгел әле, -ди ул.


Нет комментариев