Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Авылда печән өсте

Авылда печән өсте.  “Җәйнең бер көне ел туйдыра” диюләре  авыл кешесе өчен бүген дә актуаль.

Дөрес, хәзер уйнап-җырлап, чалгы күтәреп болынлыкка төшүчеләр юк,  кул хезмәте дә икенче плангарак күчте. Чалгыны бензин белән эшли торган чапкычлар, тракторлар алмаштырды. Ә максаты шул ук калды - ничек кенә булса да, яңгырга киткәнче, терлек азыгы әзерләп калу, үскән печәнне коры килеш эскертләп кую.

Авылдагы күршеләребез Фәния белән Нургали Хисамовлар да шундый уй-максат белән яши бу көннәрдә. Печәнне берничә ындырга чәчеп үстерәләр алар. Һәм җәй дәвамында ике-өч тапкыр җыеп алалар. “Дүрт-биш баш мөгезле эре терлегебез бар, шул ындырларда үстерелгәне таман гына килә, сатып алганыбыз юк печәнне, үзебез әзерлибез”, - ди гаилә башлыгы Нургали.  “Атна буе печәндә йөреп, төшләргә керә башлады инде, – дип шаярта тормыш иптәше Фәния. –Быел яңгырлар мул булды, печән бик уңды”, ди ул да.

Реклама

“Кылны кырыкка ярыр чорда” авыл халкына Сәйфулла Аббазов,  Дамир Идрисов, Иршат Алиәкбәров һ.б ярдәмгә киләләр. Башлап тракторларына чапкыч тагып, печәнне чаптыралар, соңыннан рулоннарга чорнаталар. Мондый трактоларга чират торалар авылда бу көннәрдә.”Кайбер вакыт ашау да онытыла. Барысына да өлгерергә, барысына да ярдәм итәсе килә”, - ди Иршат Алиәкбәров.

Чын җәй менә шундый була инде ул. Маңгайда, аркада тир кибеп тормаса да, рәхәт. Абзар башларына, ындыр артларына печән эскертләрен өеп куйгач арыганлыгын да оныта авыл кешесе. Кая инде, ул ару – мунчага утын әзерлисе һәм тагын бик күп төрле җәен эшлисе эшләр көтеп тора бит әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X