Көн вакыйгасы

Анатолий Михайлов: «Автокресло баланың гомерен саклап кала ала»

Автокресло куллануның төп бурычы — авариядә, кинәт тормозга басу яки кискен маневрлар вакытында баланың иминлеген тәэмин итү. Автокреслоны куллану үлемгә китерүче җәрәхәтләр алу мөмкинлеген 75 процентка кадәр киметә ди белгечләр.

Район автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга балаларны автомобильдә йөрткәндә балалар утыргычын куллану мөһим икәнен искәртә.

— Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, баланы машинада аның авырлыгына һәм озынлыгына туры килгән автокреслода, алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткысында 7 яшькә кадәр йөртергә кирәк,-ди бу уңайдан район ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов. 

Автоинспекторлар баланы 12 яшькә кадәр арткы утыргычта йөртергә киңәш итә. Шуны да онытмагыз, юлда барысы да сезгә генә бәйле түгел, сез һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсәгез дә, бу әле сезнең белән юлда бернәрсә дә булмаячак дигән сүз түгел, чөнки юл хәрәкәтендә сез үзегез генә түгел, башка шоферлар да хаталар ясарга мөмкин.

Мәсәлән, үткән атнада Менделеевск районында Опель белән Лада автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике шофер да һәм Лада машинасының пассажиры да җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла, ә чит ил машинасы пассажиры — 13 яшьлек кыз, һәлакәт урынында ук вафат була. Юл-транспорт һәлакәте, ТР Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, чит ил машинасы йөртүчесенең каршы хәрәкәт полосасына чыгуы аркасында килеп чыккан.

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучы чүпрәлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Белешмә

Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361е яраланган. Юлларда һәлак булган балалар күпчелеге автомобиль пассажирлары булган һәм һәрвакытта да кагыйдәләр буенча йөртелмәгән.


Нет комментариев