Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Альфик Хәлилов һәм Рәдиф Вәлиуллин Чүпрәле элемтә челтәренең ветераннары

Элемтә тармагының хезмәт даирәсе шактый киңәйде.

Тарихка күз салсак, 1970-1980 елларда авылларда телефон элемтәсе белән тәэмин ителү киң колач алды. Ул чакта электр элемтәсен почта хезмәтеннән аерып карау да юк иде кебек.

Хәер, район үзәгендә әлеге ике мөһим тармак әле дә булса бер түбә астында. Ә шулай да элемтә тармагының хезмәт даирәсе шактый киңәйде. Бүген ул кешелекне хәзерге заман инфраструктурасының мөһим өлеше булган - интернет белән тоташтыра. Һәм әлеге эшне хезмәтләренә тугры булган ир-егетләр башкара.

Шулардан Альфик Хөснулла улы Хәлилов һәм Рәдиф Рәфикъ улы Вәлиуллинны  элемтә челтәренең “ветераннары” дип тә әйтергә мөмкин. Аларның әлеге тармактагы хезмәт юллары дистә еллардан артып киткән. Альфик белән Рәдиф халык белән уртак тел табып эшлиләр, һәр клиентның гозерен җиренә җиткереп үтиләр.Чакырганда тиз арада килеп җитәләр, эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар. 

–Элемтә узелы күрсәткән хезмәтләр төре көннән-көн арта. Элеккеге бакыр чыбыкларны җепсел-оптикларына алмаштыру киң мөмкинлекләр ачты. Бу линияләр югары тизләнешле интернетка тоташырга, күп каналлы телевидение карауга китерде, кыскасы – ерак араларны якынайтты.  Хезмәтебезне яратып башкарабыз, иң мөһиме–райондашлар куансын,-диләр егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев