Россиядә — Гаилә, Татарстанда — Фәнни-технологик үсеш елы башланды.
Соңгы елларда һәр яңа килгән елны аерым бер тармакка багышлап уздыру гадәткә керде. Әйтик, үткән 2023 — Россиядә Укытучылар һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак узды. 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә— Гаилә, Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Фәнни-технологик үсеш елы елы булачак.
Әлеге уңайдан районыбызда да күп төрле чараларның үткәрелүе планлаштырыла. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова белдерүенчә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, аларны саклауга юнәлдерелгән күп кенә вакыйгаларның үткәрелүе күздә тотыла. Бу: 60 һәм аннан да артык ел бергә яшәүчеләрне, гаилә коручы яшьләрне хөрмәтләү, гаиләдә бала туу кебек шатлыклы мизгелләрне уртаклашу һ.б, һ.б. шундый чаралар.
2023 елда районыбызда 62 пар гаилә корган. Иң олы яшьтәге кияү — 72, иң олы яшьтәге кәләш 63 яшендә. Елның иң яшь киявенә— 19, кәләшкә — 17 яшь. Иң өлкән яшьтәге әти исә 64, иң өлкән әни 42 яшендә, иң яшь әни —19 һәм әти 23 яшендә булганнар.
Шулай ук, район халкын социаль яклау бүлеге һәм башка оешмалар тарафыннан да күпбалалы, мохтаҗ гаиләләргә, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашчыларның гаиләләренә дә төрле игътибар күрсәтү чаралары шактый булыр дип көтелә.
Татарстан Диния Нәзарәте дә үз чиратында, 2024 елны тулыландырып, «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» дип игълан итте. Чөнки республикада казыйлар гаилә кыйммәтләрен саклауда бик зур эш башкаралар. Шушы эшне көчәйтеп, аңа барлык мөхтәсибләрне һәм имамнарны да җәлеп итү карала. Шул ук вакытта хәләл яшәү рәвеше мәсьәләсе дә Нәзарәт өчен бик мөһим булып кала бирә.
Нет комментариев