2018 елда Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,5 миллиард сум тотылачак
Көн вакыйгасы

2018 елда Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,5 миллиард сум тотылачак

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 2 миллиард 579 миллион сумга мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау планлаштырыла. 2017 елда 146 мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениене ремонтлау өчен 2 миллиард 579 миллион сум акча тотылган. Белем бирү объектларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан тормышка ашырыла. Биш елда аны...

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 2 миллиард 579 миллион сумга мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау планлаштырыла.

2017 елда 146 мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениене ремонтлау өчен 2 миллиард 579 миллион сум акча тотылган.

Белем бирү объектларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан тормышка ашырыла. Биш елда аны финанслауга 15 миллиард 27 миллион сум акча юнәлтелде. Бу чорда республикада 701 урта мәктәп, 49 коррекция мәктәбе, 173 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзекләндерелде.


Нет комментариев