«100гә җитәргә исәп бар...»
«Озын гомерле булуымның сере—хезмәт«,- ди Кече Аксу авылында яшәүче Елена Федоровна Мердюкова.
Шушы көннәрдә ул 95 яшьлек юбилеен каршылады.
Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Ул актив һәм җитез тормыш рәвеше алып бара.
Төп йортта бергәләшеп тормыш итүче улы һәм килене өчен киңәшче һәм таяныч булып тора.
—Әни бар нәрсәне үз контролендә тота әле, -дип шаярталар балалары. —Мал-туар керткәнме, ашарларына бирелгәнме—берсен дә онытмый.
Озынгомерле авыл өлкәне җәй дәвамында казлар карашкан, аш-суны да әзерләшә икән.
Сугыш белем алырга ирек бирмәгән аңа. 4 сыйныфны тәмамлау белән колхоз эшенә тартылган. Печән чабалар, иген игәләр, фронттагы хәрбиләр өчен бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр алар. Лаеклы ялга чыккач та бертуктамый эшли әле ул.
Тормыш иптәше Петр Федорович белән тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге нигездә тәгәрәшеп үскән балалар: биш егет һәм 4 кыз — һәркайсы тормышта үз урыннарын табып, туган җирләрендә игелекле хезмәт итәләр. Кызганыч, бүгенге көндә араларында икесе юк, әтиләре дә 12 ел элек вафат булган.
Елена Федоровнаның күңел яктылыгы тугыз баласына, 23 оныгы, 33 оныкчыгына, ике оныкчыгының балаларына да җитәрлек.
«Балаларым бик тәүфыйклылар. Иркәләнеп утырырга вакытлары булмады, кече яшьтән эшнең тәмен белеп үскәнгәдер, тормыш итә башлагач та миңа бер мәшәкать тә тудырмадылар», ди әбекәй.
Мердюковларның Кече Аксу авылында бер урам булып яшәүләрен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Барысы да янәшәдә генә, төп нигездән, йорт салып «башка» чыкканнар. Бергә, бердәм булып яшиләр, бар эшне дә бергәләшеп башкаралар.
Елена Федоровна Мердюкованы олы юбилее белән котларга район башлыгы Марат Гафаров һәм авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов килделәр. Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Тырыш хезмәте белән илгә-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, тагын озак еллар яшәвен теләделәр.
«100гә җитәргә исәп бар әле», диде Елена Федоровна бу теләкләргә җавап итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев