Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә психологлар «Без янәшә» дигән тренинг- дәрес үткәрделәр

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Игелекле  ишегалды» социаль проекты кысаларында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә психологлар Ирина Борисова һәм Светлана Михайлова  «Без янәшә» дигән тренинг- дәрес  үткәрделәр.

Очрашу  төрле психологик күнегүләрне төркем белән эшләүгә, уңай эмоциональ кәеф, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән иде. Чарада балалар белән берлектә әти- әниләр дә катнашты.

Район белем бирү учреждениеләрендә  физик мөмкинлеге чикләнгән  60тан артык  бала белем ала. Әлеге төр категориягә кергән балаларга  ярдәм күрсәтү өчен районда  тернәкләндерү үзәкләре, авылларда  махсус белгечләр дә юк.  Спорт, ял, социаль һәм иҗади юнәлештәге учреждениеләрнең ераклыгы да  аларны актив  иҗтимагый тормыш рәвешенә җәлеп итүдә кыенлыклар тудыра.  Әти-әниләр дә тәрбия бирү өлкәсендә психологик  ярдәмгә мохтаҗ.

Реклама

Бу нисбәттән, 1 номерлы  Иске Чүпрәле урта мәктәбендә  физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти- әниләре өчен  «Без бергә!» дип исемләнгән мәйданчыгы  булдырылды.  Бүгенге көндә әлеге мәктәптә  физик мөмкинлеге чикләнгән 11 бала белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X