Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

EuroSkills чемпионатында татарстанлылар алтын һәм көмеш медальләргә лаек булдылар

Швециядә узган EuroSkills эшче профессияләр ярышында Россия гомумкоманда зачетында очколар саны буенча беренче урынны алды. Анда Европаның 30 иленнән 25 яшькәчә 500 студент катнашты.

Исегезгә төшерәбез: "Euroskills-2016" - студентлар өчен эшче профессияләре буенча халыкара чемпионат. Татарстан "WorldSkills" хәрәкәтендә Россия төбәкләре арасында лидер булып тора.

Россиядән ярышка 18 төбәктән көллият, техникум һәм училищеларда белем алучы барлыгы 43 студент барды. Алар арасында Татарстаннан Вадим Поляков "Суыткыч техника һәм кондиционлаштыру" номинациясендә алтын медаль яулады. Моннан тыш, Россия командасында тагын бер алтын, ике көмеш, бер бронза медаль дә бар, Россия профессиональлек өчен 11 медальгә дә ия булды. Әйтергә кирәк, "Мобиль робототехника" номинациясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов - Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумы студентлары.

Россия командасы Европа күләмендәге бу төр ярышларда беренче тапкыр 2014 елда Франциядә катнашып, 11 урын яулаган иде. Әлеге ярышлар ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм ул 2018 елда Венгриядә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: EuroSkills эшче профессияләр ярышы