Сәйфихан Нәфиевның тууына 75 ел тулу уңаеннан Чүпрәледә чаралар узды
Ел саен ноябрь аенда районда күркәм традицияләрнең берсе, элек елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы уза. Быел исә ул аеруча истәлекле шартларда узды. Бердән, бәйрәм чарасы якташбызынң төгәл туган көненә 26 ноябрьгә туры килсә,...
Район прокуратурасы каршындагы тантаналы митинг мәртәбәле кунаклар: Татарстан Прокуроры Илдус Нәфиков, Татарстан Президенты киңәшчесе, экс- прокурор Кафил Әмиров, район башлыгы Александр Шадриков, республика идарә органнары җитәкчеләре, республика прокурорлары, Сәйфихан Нәфиевның якыннары, дуслары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре каташында башланып китте.
Сәйфихан Нәфиевның якты истәлеге хөрмәтенә кунаклар җылы сүзләрен белдерделәр. Район башлыгы Александр Шадриков якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан районда ике мемориаль такта, берсе район прокуратура бинасы каршында, икенчесе ул укыган Мунчәли башлангыч мәктәп бинасында урнаштырылуын, район үзәк урамнарының берсе бүген Сәйфихан Нәфиев исемен йөртүен, моннан тыш, ел саен районда Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия һәм аның исемендәге кубокка милли көрәш буенча ярышлар үтүен искәртте.
Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков:
-Ел саен Сәйфихан Нәфиевны искә алу уңаеннан аның туган җиренә аяк басабыз. Аның хөрмәтенә әлеге чараның уздырылмый калуы үзе үк, биредә яшәүчеләрнең якташлары белән горурланулары турында сөйли. Сәйфихан Нәфиев олуг остаз, җитәкче, һәркемгә, аеруча, бүгенге яшьләргә үрнәк шәхес. Аны онытмау, тарихны онытмау, дигән сүз,-диде.
Сәйфихан Нәфиевның принципиаль һәм грамоталы, таләпчән җитәкче булуы турында һәм бергә эшләү еллары хатирәләрен республиканың экс-прокуроры Кафиль Әмиров та искә алып үтте. Аеруча ул якташбызның тормышында тирән эз калдырган вакыйгаларны сөйләде. "Сәйфихан Нәфиев туганда аның әтисе Хәбибулла абыйны фронтка дип алып китәләр. Әмма улы туган хәбәрне ишеткәч, ул аны һәм хатынын күреп калыр өчен бер генә сәгатькә булса да сорала, аны җибәрәләр. Әмма бу күрешү беренче һәм соңгысы була. Әтисен Белоруссия фронтында Минск янәшәсендә җирлиләр. Бервакыт Сәйфихан Нәфиевка әлеге якларга барып чыгарга туры килә. Ул үзенең коллегаларыннан әтисе күмелгән җирләрне күрергә сорала. Ата белән улның күрешүләре менә шундый була",-дип хатирәләр сөйләде Кафиль Әмиров.
Аннан кунаклар район Прокуратура бинасы каршындагы мемориал тактага, соңрак район үзәгендәге мәңгелек утка һәм Ана һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Чара кысаларында, шулай ук, Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия бүләкләре дә тапшырылды.
Чара район балалар һәм яшүсмерләр спорт залында Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышларында җиүчеләрне бүләкләү белән дәвам итте.. Әлеге турнирның ел саен үткәрелүе, шулай ук, тикмәгә түгел. Сәйфихан Нәфиев спортка мөккибән шәхес булган, гир күтәргән, татар көрәшен яраткан, үзе дә ярышларда катнашкан.
Һәр төрле үлчәү авырлыгында җиңгән яшүсмерләргә җитәкчеләр грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Командалар арасында беренчелекне быел да Кече Чынлы көрәшчеләре яулады, шулай итеп күчмә кубокны да алар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев