Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Александр Шадриковның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2016 ел тәмамланды. Без аны зур хыяллар, алдыбызга зур максатлар куеп, каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмады, әмма без бурычларның зур күпчелеген үтәп чыктык.

2016 ел дәвамында Чүпрәле муниципаль район Советы, аның Башкарма комитеты авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыклыландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.

2016 ел сәяси-икътисадый вакыйгаларга бай булды. 21 сугыш ветераны, 544 тыл ветераны, 163 сугышта, аннан кайтып үлгәннәрнең толлары янәшәбездә булдылар. Без аларның төрле социаль проблемаларын хәл итүдә булыштык. Алга таба да элемтәләрне өзмичә, яшь буынны патриотик рухта бергәләп тәрбиялик.

2016 елда Россия Дәүләт Думасының Федераль Җыенына сайлаулар, референдум үтте. Шушы сәяси вакыйгада актив катнашканы өчен районыбыз халкына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Республика районнары арасында Чүпрәле үзенең сәяси яктан аек акыллы икәнлеген күрсәтте.

Чүпрәле - авыл хуҗалыгы тармагы белән танылган район. Районда барлыгы 3,6 мең тоннадан артык мөгезле эре терлек ите җитештерелде. Хуҗалыклар, фермер һәм шәхси секторда җитештерелгән сөт күләме 48 мең тоннадан артып китте. Басу-кырларыбыздан 93 мең тоннадан артык икмәк җыйнап алынды.

Капиталь салулар өлкәсендә башкарылган эш күләме 1 млрд. 118 млн. сумны тәшкил итте. Ветеринария участогы биналары, фельдшер-акушерлык пунктлары, "Акчарлак" балалар лагеры файдалануга тапшырылды һ.б.

Сәяси-икътисадый яктан ирешкән уңышларыбыз белән беррәттән, тәрбия мәсьәләләрен дә читтә калдырырга ярамый. 2017 елга бурычлар билгеләгәндә халыкның күркәм традицияләренә, дингә нигезләнеп яшь буынны тәрбияләү - безнең төп шартыбыз булырга тиеш. Якты өмет-хыяллар белән яшик. 2017 елда бар кешегә дә бәхет-шатлык, гаилә иминлеге насыйп булсын.

2016 елны озатып, яңа елга аяк басканда, барлык район халкына теләкләремнең дә иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйм. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, күңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләләрегез җылысы сүрелмәсен иде. Якыннарыгызның ихтирамын, җан җылысын тоеп, тигезлектә һәм саулыкта озын-озак гомер итегез. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын, күңел күгегезне беркайчан да болыт капламасын.

Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел