Иске Чүпрәле авылындагы "Җәмигъ” мәчетендә беренче никах укылды
Ноябрь аеның соңгы җомгасында , бүген район үзәгендәге «Җәмигъ" мәчетендә Диана Илдар кызы Хәйретдиновага һәм Динар Нәзир улы Закирҗановка никах укылды.
Мәчет имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов яшьләргә никахларын раслаган документ - Никах таныклыгы да тапшырды. Мондый йола "Җәмигъ" мәчетендә беренче тапкыр оештырылды һәм бик матур үтте.
- Элек-электән никахны мәчетләрдә укыганнар. Совет чорында гына бу йоланы, тыелу сәбәпле, кыз йортында үткәргәннәр. Мәчеткә - Аллаһ йортына никахка килеп вәгазь, дога тыңлауның әҗере зур. Йорт хуҗасы кебек, мәчет хуҗасы - Аллаһы Тәгалә дә кунакларга күчтәнәч бирә, тик ул ашамлык түгел, ә җан азыгы. Бу күчтәнәч - мәчеттә ишеткәннәребез эзсез югалмый, ул безнең җаныбызны җылыта, - ди "Җәмигъ" мәчете имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов.
Диананың әти-әтинсе Дилә һәм Илдар Хәйретдиновларның Диана икенче кыз балалары. Яшьләрнең һәм әти-әниләренең дә никахны мәчеттә укыту теләге булган. Бу тәкъдимне хәзрәткә җиткергәч, алар да хуплап ала. Никахның мәчеттә укытылуын кодагыйлар да бик теләп кабул итә.
Иң элек Гомәр хәзрәт никахның биш шарты булуын аңлатты, яшьләрнең дә ризалыгын алып, шаһитлар алдында никах укыды.
Яшьләрне котларга дип мәчеткә бик күп кунаклар да килгән иде. Һәркайсы мәҗлеснең дини йолаларыбызга туры килеп, күркәм узуын искәртеләр. Яшьләрнең никахлары котлы, мөбарәк булсын, яңа мөселман гаиләсе мәрхәмәтле балалар үстерсен, дип яшьләрне котладылар.
-"Җәмигъ" мәчетенең ишекләре һәркемгә ачык. Теләүчеләр никах, балага исем кушу, башка төрле дини мәҗлесләр үткәрү гозере белән мөрәҗәгать итә ала. Мәчетттә телефон, факс, интернет эшли башлый. Пәнҗешәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә дә укулар оештырылган,-ди район мөхтәсибе Рөсnәм хәзрәт Рәкыйпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев