Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән!
Көн темасы

Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән!

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлый.

-Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Халкыбызда бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә - көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без - көчле халык.

Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде, - диелә котлауда. -Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.


Нет комментариев