Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гриппка каршы прививка ясату вакыты җитте

Һәр елны көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясарга тәкъдим итәләр. Быел да милли календарь кысаларында районга "Гриппол плюс", "Совигрипп" һәм "Ультрикс" вакциналары кайткан. Прививканы ясата да башлаганнар.

Табиблар прививка халыкны грипп йоктырудан саклап кала, дип белдерә. Статистика буенча гриппка каршы ясала торган прививкаларның кешеләргә файдасы бик зур. Соңгы елларда бары тик вакцинация ясату нәтиҗәсендә генә дә грипп белән авыраучылар саны кимегән.

Быелгы сезонда Татарстанда яшәүчеләрнең 40%ына вакцина ясау планлаштырыла. Сентябрь-октябрь айлары прививка ясау өчен иң кулай вакыт дип санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башланачак.

-Чүпрәледә 9570 кешегә прививка ясалырга тиеш. Бүгенге көндә районга 3470 данә вакцина кайтты. Шушы көннәрдә калган өлеше дә кайтып җитәчәк,- дип белдерде район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Гүзәлия Маликова. -Вакцинацияләү эше хастаханәнең прививка ясау кабинетында башкарыла. Шулай ук балалар бүлегендә һәм балалар бакчаларына, мәктәпләргә чыгып та гриппка каршы профилактикалау эше үткәрелә. Авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларына барып, прививканы ясатырга мөмкин. Вакцина бушлай ясала.

Әлбәттә, башлап табибка күренергә кирәк, дип киңәш итәләр белгечләр. Гриппка каршы прививка ясату аеруча, 6 айлык балалардан алып, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, хроник авырулардан иза чигүче һәм кискен распиратор вирус инфекцияләре белән еш авыручы затларга киңәш ителә. Кече яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, хезмәтләре кешеләр белән актив аралашуга корылганнар да авыруга бирешү куркынычы төркеменә керәләр.

Район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә Яңа Элмәледән Марина Албутова дүрт яшьлек үзенең Милана белән килгән.

-Соңгы елларда гриппның нинди генә төре турында ишетергә туры килми. Кызыбыз балалар бакчасына да йөри. Шуңа да ел саен прививка ясатуны кулай күрәбез. Прививка ясаганнан соң да үзен әйбәт хис итә, грипп чорын да җиңел үткәрәбез,-ди әни кеше.

Гүзәлия Маликова әйтүенчә, кешеләр гриппның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап бетерми. Вируслы авырулар арасында ул иң җитдиләреннән берсе булып тора. Аны вакытында һәм тулысынча дәваламаганда аянычлы өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп вакцинация