Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Еллар аша үтеп, герой кайтты туган ягына

1 ноябрьдә Советлар Союзы герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, татар халкының данлыклы улы, Зур Чынлы авылында туып үскән якташыбыз Исмәгыйль Хәкимовның тууына 100 ел тулды. Туган төбәгендә легендар десантчы- диңгез пехотачысын онытмыйлар, аның олы юбилее уңаеннан районда зур чаралар үткәрелде.

Шуны искәртик, әлдеге датага әзерлек эшләре август аенда ук башланган иде. Каһарманның тормышы һәм батырлыгына багышлап мәктәпләрдә инша язу буенча район конкурсы оештырылды, аның исемендәге кубокка волейбол ярышлары үткәрелде. Исмәгыйль Хәкимовның тууына 100 ел уңаеннан район җитәкчелеге чакыруы буенча районга бер төркем кунак кайтты. Алар арасында аның иң якын кешеләре- улы Тәлгать, оныгы Айдар һәм оныкчыгы Эльвира, кияве Максим, аларның кызы Диана һәм каһарман гаиләсенең якын дусты Юрий Валентинович та бар иде. Районга кайту юлында аларны Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов белән урта мәктәп директоры Наил Низамов каршы алды.

Кунаклар үз сәфәрләрен Зур Чынлы урта мәктәбенең актлар залында, авылдашлары белән очрашудан башлады. Сөйләүләр күп булды, авыл халкы чыннан да якташ геройлары хакында бик кызыксынучан булып чыкты. Олы яшьтәгеләр каһарманның Бакуда яшәүче туган- тумачаларын да барладылар. Укучы балалар сәхнәгә чыгып кунакларга җыр- биюләр бүләк иттеләр. Аннан соң мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Каһарманның улы Тәлгать әтисенең истәлек ядъкәре булып гомер буе сакланган Николаев шәһәренең ачкычын музейга тапшырды. Шушы шәһәрне азат итүдә батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен аңа һәм тагын 67 десантчыга Советлар Союзы герое исеме бирелә. Геройның якыннары һәм авыл халкы бергәләшеп Мәдәният йорты каршындагы обелиск һәм Исмәгыйль Хәкимовның бюстына веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Көннең икенче яртысында аларны район Мәдәният йорты каршы алды. Зал шыгрым тулган иде. Район башлыгы Александр Шадриков каһарманның якыннарын ихлас күңелдән Чүпрәле җирендә тәбрикләде. Сер түгел, бүген алар әтиләре һәм бабайларының туган төбәгенә беренче генә аяк бастылар. Шуңа да мондый очрашуны оештырганнары өчен алар район җитәкчелегенә бик рәхмәтле булдылар. Тантана барышында Николаев шәһәре өчен барган канлы сугыш турында кыска метражлы кинофильм да күрсәтелде. Призлы урыннарга лаек дип табылган инша язучы укучыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Соңыннан район үзәгендәге Дан монументы янындагы Мәңгелек ут янына һәм Каһарманнар аллеясындагы Исмәгыйль Хәкимов бюстына веноклар һәм чәчәкләр салынды. Кунаклар районның төбәкне өйрәнү музеенда да булдылар. Чүпрәле җирлегендә туып үскән каһарман шәхесләрнең тормышлары һәм батырлыклары белән таныштылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр