Чүпрәленең яшь гражданнары паспортлы булды
Көн темасы

Чүпрәленең яшь гражданнары паспортлы булды

Районда 14 яше тулган һәр яшь кешегә паспортларны тантаналы шартларда тапшыру традициясе дәвам итә.

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Алты үсмер район башлыгы Александр Шадриков кулыннан үзләренең беренче мөһим документларын-паспортларын алдылар.

Район башлыгы паспорт - Россия гражданының төп документы булуын һәм моннан ары мөстәкыйль карарлар кабул итү белән беррәттән, кылган гамәлләр өчен дә җавап бирергә туры киләчәген ассызыклап үтте.


паспорт

Нет комментариев