Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр үзара салым акчасына нинди эшләр башкарачагын хәл итә

2013 елдан башлап, муниципаль берәмлекләрдә референдум уздырыла башлады. Референдумның көн кадагында - үзарасалым җыю мәсьәләсе. Әйтергә кирәк, үзара салым җыю буенча программаны беренчеләрдән булып кабул иткән һәм тормышка ашырган төбәк ул - Татарстан.

2013 елдан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән дә күбрәк артып кайта.

Үзарасалым - җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә. Шуңа аның суммасы һәр авылда төрлечә булырга мөмкин. Ә җирлек башлыгы исә авылдашлары каршында җыеннарда һәр тиенгә исәп тота.

- Үзарасалым акчасының авылларда юллар ясалуына тотуы күз алдында. Язгы-көзге балчыкларда керә алмастай урамнарда бүген җиңел машиналар җилдерә, башка күп кенә эшләр башкарыла. Үзарасалым җыелмаса, боларны төштә генә күрер идеек,-ди киләчәккә тагын да яхшы өметләр баглап Иске Чүпрәледән Гөлшат Халитова.

-Авыл проблемасы бер дә кимеми. Ел саен юлын да яңартырга, зиратны да койма белән әйләндерергә, багана башларына утлар да куйдырырга кирәк. Киләсе елга да планнар зурдан,-ди Иске Кәкерле авыл җирлеге Сәхаутдин Хөсәенов та.

Агымдагы елда референдумның янә бер тапкыр үткәрелүенең үз сәбәпләре бар. ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы карары белән ул моннан соң, ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә башлаячак. Җыелган акчаларны республика бюджетыннан софинанслау шул рәвешле киләсе ел башында ук булачак. Ә бу планлаштырылган эшләрне башкаруга иртәрәк керешү мөмкинлеге бирәчәк.

-Иске Чүпрәле авыл җирлеге районның үзәге булса да эшлисе эшләр бик күп. Соңгы елларда аның үзгәрүен күрү барыбыз өчен дә куанычлы, кайткан кунакларга да сокланырга, биредә яшәүчеләргә дә горурланырлык җирләребез бар. Үзара салым акчасының да файдасын райондашларыбыз үз урамнары, авыллары мисалында күреп тора. Киләчәккә тагын да өметлебез зурдан, халкыбызының гозерләре, мөрәҗәгатьләре үтәлер дип ышанып калабыз, -ди Иске Чүпрәледән Харис Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым референдумнар