Чүпрәлеләр Советлар Союзы Герое Петр Юхвитовны искә алдылар
Бөек Ватан сугышы каһарманы, 1918 нче елның 2 октябрендә Хорновар - Шигали авылында туган.
1934 елда башлангыч урта мәктәпне, аннан соң Батыр районындагы педагогия училищесын тәмамлагач, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. 1939 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм 1941 елга кадәрТөмәндәге хәрби пехота училищесында укый. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышында була. 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Киевны саклау операциясендә катнаша, батырлык үрнәкләре һәм хәрби осталык күрсәтә. Бер ай чамасы алгы сафта сугыша һәм авыр яралана. Ярты ел госпитальдә дәвалана. 1944 елның августында Карпат юнәлешендә һөҗүм итү бурычы куела. Әлеге сугышта 873 нче укчы полкның рота командиры өлкән лейтенант Петр Юхвитов аеруча батырлык күрсәтә. 9-12 август көннәтрендә аның ротасы берничә Украина авылыннан фашистларны юк итә. Әмма, 12 август кичендә рота алдан яхшы әзерләнгән "521" биеклегендәге оборона пунктына юлыга. Ивано- Франковск өлкәсендәге Галичск районының Коростеньки авылы янында була әлеге бәрелеш. Дошман безнең сугышчылар өстенә пулеметтан ут яудыра, шушы каршылыклар вакытында рота үзенең кыю командирын - өлкән дейтенант лейтенант П. Юхвитовны югалта. Каһарман якташыбызның гәүдәсе Ивано-Франковск өлкәсенең Бурштын шәһәрендәге Батырлар каберлегенә җирләнә. Каһарман якташыбызның туган көне уңаеннан район үзәгендәге Геройлар Аллеясында тантаналы митинг узды. Аллеяга килүчеләр алдында каһарманның туган авылы - Хорновар Шигали урта мәктәбе укучылары Петр Юхвитовның фронттагы батырлыклары турында сөйләделәр. Район башлыгы Александр Шадриков герой якташларыбызны онытмаска, бүгенге якты көн өчен гомерләрен корбан иткән солдатларны һәрдаим истә тотарга кирәклеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев