Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр Панфиловчылар батырлыгы алдында баш иде

Быелның 6 декабрендә Мәскәү янындагы Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Шушы уңайдан район үзәгендәге Дан Монументы янында митинг үтте. Анда оешма һәм предприятие коллективлары, техникум һәм урта мәктәп укучылары, ветераннар хәрәкәте активистлары, район җитәкчеләре катнашты.

Митинг мәңгелек ут янына веноклар салудан башланды. Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт Гимнары яңгырый. Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов әлеге җиңүнең әһәмияте һәм дөньякүләм тоткан урыны турында сөйләде. 15 октябрьгә немецлар Мәскәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитә. Шәһәрдә паникага юл куймау өчен, Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дошман Мәскәүгә бәреп кергән очракта, метро станцияләрен, заводларны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла. Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Алар «Чигенергә урын юк, артта - Мәскәү» лозунгы астында көрәшәләр. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында тукталылалар. Мәскәүне тиз генә алу планы уңышсыз тәмамлана. Генерал-майор Иван Панфиловның дивизиясе, Волоколам юлында фашистларның сан ягыннан өстен көчләрен җиңеп, зур батырлыклар күрсәтә,- диде ул үзенең чыгышында. Иске Чүпрәле урта мәктәбенең тарих укытучысы Эльвира Шәмсетдинова да әлеге вакыйга хакында тәфсилләп сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Панфиловчы