Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә цеолит эшкәртү заводы ачыла

2013 елның июль аенда Татар Шатрашаны янында цеолит карьеры ачылган иде. Без исә кичә цеолит эшкәртә торган завод территориясендә булып кайттык.

Татарстан нефтьтән тыш акбур, доломит, төзелеш комы, кирпеч җитештерү өчен кызыл балчык, гипс, комлы чуерташ катнашмасы һәм торф кебек файдалы казылмаларга бай. Татарстанда көрән ташкүмер, яна торган сланец, бакыр, боксит ятмалары да бар. Ә менә цеолит ятмалары сирәк һәм аны эшкәртү заводы бүгенге көндә республикада бердәнбер.

Заводның тантаналы ачылышына кадәр, төзелеше, җитештерү линияләре, гомумән, предприятиедә кулланылачак алдынгы технологияләрне проектның төп инвесторы, "ТатГазсервис" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Аслан Хашиев, «ОНХ-Холдинг" җәмгытенең төзү монтажлау комплексын үстерү буенча генераль директор урынбасары Роберт Ханнанов, район башлыгы Александр Шадриков карап йөрделәр. Аларны завод белән "Идел буе цеолитлары" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Мансур Яруллин таныштырып йөрде.

-Завод тулы куәтенә ел азагында эшләп китәчәк. Әлегә биредә беренче эшкәртү линиясе төзелде, якын көннәрдә аның икенчесен ясау эшенә керешәчәкбез. Нигездә, заводка кабул ителгән цеолит күп төрле продуктлар - терлекләргә ашату өчен коры кушылма, минераль-культура ашламалары, төзелеш өчен материаллар һәм башка чималларны җитештерү өлкәсендә кулланылачак. Заводта эшкәртеләчәк цеолитны 12 төрле юнәлештә кулланырга мөмкин булачак, әлегә. Һәм бу әлбәттә чик түгел. Тагын да төрле уйларыбыз, планнар бар,-дип фикерләре белән уртаклашты проектның төп инвесторы Аслан Хашиев.

Заводта урнаштырылган җиһазлар бер сәгатькә 20 тонна чималны эшкәртергә сәләтле. Әлбәттә, сорау-ихтыяҗ арткан саен, (ә бу киләчәктә һичшиксез булачак), заводта берничә сменда эшләү режимын кертәчәкләр икән. Һәм икенче линияне тоташтырып, көйләячәкләр.

«ОНХ-Холдинг" җәмгытенең төзү-монтажлау комплексын үстерү буенча генераль директор урынбасары Роберт Ханнанов предприятие дәрәҗәсен югары бәяләде һәм җитештерелгән продукциядә ихтыяҗ республикада гына түгел, ә Европа күләмендә булачагын әйтте, заводның үсәчәгенә зур ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цеолит эшкәртү заводы