Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә үзара салым җыю буенча референдумнар узачак

2016 елның 20 ноябрендә Татарстан муниципаль берәмлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар уздырылачак. Якшәмбе көнне Чүпрәле районы сайлау участоклары да референдум үткәрү өчен ачык булачак.

Быел республикада кыш азагында һәм яз башында үзара салым салуга кагылышлы референдумнар үткәрелгән иде инде. Көз көнендә аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда да дәүләт вәгъдә иткән субсидияләрне алу. Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Шуңа күрә хәзер күп кенә муниципаль берәмлекләр бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша. Чүпрәле районы күләмендә дә үзара салым акчасына авыл эче юллары ясалды һәм башка төзелешләр дә алып барылды. Гомуми озынлыкта 216 км. булган авыл эче юлларының, мәсәлән, 116 км. үзара салым акчасына күтәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым җыю буенча референдум