Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең XXII конференциясе булды

Район Башкарма комитетның актлар залында "Бердәм Россия" партиясе Чүпрәле җирле бүлекчәсенең XXII конференциясе булды. Анда 2012 елның 22 ноябреннән алып 2016 елга кадәр башкарылган эшләр турында сүз алып барылды, шулай ук, җирле бүлекчәнең секретарен сайлау, бердәмроссиялеләрнең якындагы чорга максатлары һәм бурычлары кебек мөһим мәсьәләләр каралды.

Конференция эшендә "Бердәм Россия" партиясе Чүпрәле җирле бүлекчәсенең секретаре, район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин, "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеге политсоветы әгъзасы Дмитрий Второв катнашты.

"Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлекчәсендә 1274 әгъза исәптә тора, алар 22 башлангыч бүлекчәгә берләшкән. 2016 елда исә бердәмроссиялеләр рәтен 30 чүпрәлеле тулыландырган.

Район җирлегендә партиянең эшчәлеге, башкарылган эшләре турында җирле бүлекчә секретаре урынбасары Алексей Сарафанов чыгыш ясады.

-Районда халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча зур күләмдә эш алып барыла. Аларның күбесе төрле федераль, республика программалары аша тормышка ашырыла. Мәгариф, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, өлкәннәргә игътибар күрсәтү, төрле социаль- мөһим объектларның төзелүе, төзекләндлерелүе һ.б, һ.б. - партия проектларының ничек тормышка ашырылуына безнең районда да мисаллар күп. Соңгы вакытта райондашларыбызны "Чиста су" программасы аша сыйфатлы су белән тәэмин итү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Бүгенге көндә 11 авыл җирлегендә әлеге программа гтормышка ашырылган дип әйтергә дә була,-дип билгеләп үтте Алексей Сарафанов чыгышында. Шулай ук, ул чүпрәлеләрнең илебездә үткән мөһим сәяси вакыйгаларда да -сайлауларда да актив катнашуларын әйтеп үтте. Киләчәктә дә эшлисе эшләрнең барлыгын һәм аларны бердәм рәвештә генә башкарып булачагын ассызыклады.

Көн тәртибендә каралган мәсьәләнең тагын берсендә - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе секретаре вазыйфасына ике кандидатура - район башлыгы Алексндр Шадриков һәм Иске Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов күрсәтелде. Әлеге вазыйфага бертавыштан Александр Шадриков сайланды. Шулай ук, конференциядә партиянең җирле бүлекчәсенең сәяси советы, җирле контроль комиссиясе, Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясенә делегатлар сайланды.

Конференция эше бердәмроссиялеләрнең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция “Бердәм Россия” партиясе