Чүпрәледә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең XXII конференциясе булды
Район Башкарма комитетның актлар залында "Бердәм Россия" партиясе Чүпрәле җирле бүлекчәсенең XXII конференциясе булды. Анда 2012 елның 22 ноябреннән алып 2016 елга кадәр башкарылган эшләр турында сүз алып барылды, шулай ук, җирле бүлекчәнең секретарен сайлау, бердәмроссиялеләрнең якындагы чорга максатлары һәм бурычлары кебек мөһим мәсьәләләр каралды.