Чүпрәле районы халкы да сайлау көнендә үзенең активлыгын белдерә
Бүген Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне уза. Чүпрәле районы халкы да сайлау көнендә үзенең активлыгын белдерә.
Район буенча барлык 38 сайлау участогы да иртәнге 8.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачты. 80 кешелек сайлау участогы булган Иске Задур авылында беренчеләрдән булып, Лениз Мавзютов килде.
- Авыл халкы шундый инде ул, иртән торып, эш эшләргә күнеккән. Менә мин дә иртәнге эшләрне эшләп, тизрәк сайлап кайтыйм дидем. Сайлауларга элек тә йөрдем, хәзер дә киләм. Киләчәгебез якты, матур, илебез тыныч булсын,-ди ул.
Иртәнге якта ук район үзәгендәге 1368 һәм 1369 номерлы сайлау участокларында бик җанлы күренеш һәм уңай мохит хөкем сөрә иде.
-Барысы да күтәренке кәеф белән киләләр. Республика, район күләмендә узучы әлеге мөһим сәяси чарада һәркем үз тавышын белдерергә ашкына. Шикаятьләр һәм тәртип бозулар күзәтелми, -ди 1369 номерлы сайлау участогы рәисе Эльмира Яфизова.
Әлеге участок район күләмендә иң зурларның берсе, биредә сайлаучылар саны 1512 кешене тәшкил итә.
Сайлауга беренче тапкыр килүчеләр дә бар. Иске Чүпрәледән Лилия Арифуллова һәм Зиннур Рахматуллиннар студентлар. Сайлауларга килү, килмәү турында бернинди дә шикләре булумауларын белдерәләр.
- Киресенчә, беренче сайлау көнемне зур дулкынлану белән көттем, бик җаваплы вазифа. Яшь буын да бу тормышта бик актив булырга, аларның үз гражданлык позицияләре булырга тиеш,дип саныйм, чөнки киләчәкне төзүдә болар һичшиксез үз ролен уйный,-ди Зиннур Рахматуллин.
Сайлауларда Иске Чүпрәледән 90 яшьлек Наҗия апа Вәлиева да катнашты. Сайлау өчен өйгә килергә ясаган тәкъдимне кире каккан.
-Аллага шөкер үз аякларым белән йөрим, сайлауларга да килүгә зур әһәмият бирәм. Без сугыш елларында күпме күрдек, илнең дә төрле елларны узуын күзәтергә туры килде. Эшләдек, тынычлык булдыруда һәммәбез үз өлешен кертте. Бүген аллага шөкер, тынычлыкта яшибез, пенсиябез бар, исәнлек , илләребез тыныч булсын,-ди Наҗия апа.
Гомерен төрле җаваплы эшләрдә эшләүгә багышланган, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан Харис абый Алимов та республикада иминлек һәм тотрыклылык бәрабәренә тавышымны бирәм, дип сайлауларга килгән.
-Халык өчен уңайлыклы шартлар тудырылып тора. Барысы да әйбәт, яхшы. Җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт,-ди ул.
1368 номерлы сайлау участогында да иртән үк кешеләрнең күп килүе хакында участок рәисе Зөлфия Юсупова белдерде. Әлеге участокта сайлаучылар саны 1100 кеше. Шуның 14 се сайлауга беренче тапкыр килә.
Гомумән алганда, район буенча сайлаучылар саны 18 меңнән артык кешене тәшкил итә. Көн дәвамында сайлау участокларына открепительный кәгазьләр белән килүчеләр саны да булды. Район территориясендәге сайлау участокларының барсында да сайлаулар тиешле югарылыкта оештырылган, хокук сакчылары ,һәркайсында күзәтүчеләр дә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев