Чүпрәле горнизонында Мәскәүдә һәлак булган каһарман коллегаларына хөрмәт белдерделәр
Исегезгә төшерәбез, 22 сентябрьдә Мәскәү шәһәренең көнчыгышындагы пластмасса әйберләр складында янгын чыккан иде.
Ялкын телләре бик тиз арада җәелеп китә һәм кыска гына вакыт эчендә дүрт квадрат километр мәйданны чолгап ала. Янгынны 14 сәгатьтән соң гына сүндерү мөмкин була. Ни кызганыч, аны сүндерү вакытында бинаның түбәсе сигез янгын сүндерүче белән бергә ишелеп төшә һәм аларның барысы да ут эчендә һәлак була. Аларның һәркайсы үз гомерләрен куркыныч астына куеп янгыннар сүндерүдә һәм кешеләрне куркыныч хәлдән коткаруда күп тапкыр катнашкан була. Каһарманнарны соңгы юлга озату уңаеннан Чүпрәле районындагы 114 номерлы янгын сүндерү частендә дә кайгылы чара үтте. Көндезге нәкъ 12 сәгатьтә, бер сызыкка төзеп бастырылган янгын сүндерү машиналары сиреналарын һәм махсус сигнал лампочкаларын кабыздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев