Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле аграрчылары имтихан тота

Иске Чокалы авылындагы "Низамов А" крестьян- фермер хуҗалыгында үткән семинар- киңәшмәдә агропромышленность комплексындагы барлык тармакларны кышкы чорга әзерләү турында сөйләштеләр. Төп игътибар басу эшләреннән бушаган техниканы саклауга кую, тагылма инвентарьларны төзекләндерү һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне киметмәүгә юнәлтелде.


Киңәйтелгән комплекслы семинар эшендә агро идарәнең җаваплы хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. Нигездә басу эшләре төгәлләнеп килә. Шуңа да карамастан тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки, машина- трактор паркларына кайтарылган барлык техниканы да тиешле дәрәҗәдә чистартып, майлап, кайбер узелларын һәм механизмнарын алып складларга тапшырып кышкы саклауга куясы бар. Алдагы елларда да техниканы нәтиҗәле эшләтү өчен аны күз карасыдай сакларга һәм сыйфатлы ремонтларга кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. Яңа техника һәм запас частьләр алу өчен бәяләрнең елдан- ел арта баруын исәпкә алганда, хуҗаларча сакчыл караш булырга тиешлеген искәртеп торасы да юк. Семинарның әлеге фермер хуҗалыгында үтүе дә очраклы түгел. Машина- трактор паркындагы тулы тәртипне күргәч, мондагы егетләрнең чыннан да алтын куллы икәнлегенә инанасың. Семинарга махсус әзерлек түгел бу, мондый эшләрне берничә көндә башкарып та булмас иде. Дисциплина, беренче чиратта көн тәртибенә куелган конкрет дисциплина. Биредә яшәү һәм хезмәт рәвеше шундый дисәк тә ялгыш булмас. Эштән бушаган техника паркка кайту белән үз урынына куела, аның белән эшләгән механизатор агрегатның сакланышы өчен җаваплы. Шуңа да һәр механизатор үзенең нәрсә өчен җавап бирәсен яхшы белә. Бөтен эш ГОСТ таләпләре кушканча үтәлә. Ашлык суктыру комбайннары аерым урында саклана. Культиваторлар, тырмалау агрегатлары, чәчкечләр һәм башка инвентарьлар чистартылып майлап куелган, пружиналары бушатылган, тәгәрмәчләре ак төскә буялган. Әлеге җылы көннәрдә ремонт эшләрен башкару өчен тулы уңайлыклар бар. Аннан файдаланып калу өчен механизаторлар иртәдән соңгы кичкә кадәр паркта төзекләндерү эше белән мәшгульләр. "Гостехнадзор"ның баш инспекторы илдар Шәйхаттаров һәм агро идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов семинарда катнашучыларны әлеге хуҗалык үрнәгендә эшләргә чакырды.

Чарадан ФОТОРЕПОРТАЖ

Аннан соң семинар эше товарлыклы- сөтчелек фермасында дәвам итте. Шуны да искәртик, район хуҗалыкларының күпчелеге үткән ел белән чагыштырганда сөт җитештерүне киметүгә юл куйдылар. Ә мондагы терлекчеләр коллективы, киресенчә, былтыргыга караганда сөт савуны 137 процентка арттырдылар. Бүгенге көндә биредә һәр сыердан тәүлек саен уртача 22 килограмм сөт җитештерелә. Гөлфия Әмирханова һәм Румия Низамова кебек алдынгылар үз группаларындагы сыерларыннан 254 әр килограмм сөт савалар. Монда һәр көнне 90 процент товарлылык белән ике тонна ярым сөт саталар. Хуҗалыкта 544 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 120- се савым сыерлар. Симертүдәге мөгезле эре терлекләр тәүлек саен 700 граммга якын артым бирә. Соңгы елларда республика программасы буенча ике ферма бинасына дүрт миллион сумга якын капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Район башлыгы Александр Шадриков фидакарь хезмәтләре өчен хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә һәм барлык хезмәткәрләргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Семинар ахырында район буенча терлекчелек тармагына нәтиҗә ясалды. Быелның 1 октябренә районда 14395 баш мөгезле эре терлек асрала. Үткән ел 14098 баш булган. Шуның 4511-ен савым сыерлар тәшкил итә. Тугыз ай дәвамында 19141 тонна сөт савылган, былтыргыга караганда үсеш 7 процент. Һәр сыердан тулаем 4243 килограмм сөт җитештерелгән. Ит җитештерүдә дә 5 процент алга китеш бар. Симертүгә куелган малларның тәүлек саен уртача 673 граммга үсүе тәэмин ителгән. Барлыгы 4390 баш яшь үрчем алынган. Ни кызганыч, терлекчелек буенча бөтен хуҗалыклар да тигез эшләми. Район башлыгы Александр Валерьевич андыйларны кискен тәнкыйтьләде, хәлне уңай якка үзгәртү өчен бөтен чараны күрергә кирәклеген әйтте.

Сентябрь ае нәтиҗәләре буенча "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының яңа Элмәле филиалы директоры Фиолет Садыков, "Цильна" җәмгятенең 2 номерлы товарлыклы- сөтчелек фермасы лаборанткасы Фәридә Мәхмутова, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Матак филиалы ветеринария табибы светлана Фадеева һәм "Низамов А" крестьян- фермер хуҗалыгының көтүне яңарту буенча технологы Наил Сабитов акчалата премияләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы