Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Абдулхак Бахитов 90 яшьлеген билгеләп үтте
Районыбызда балалары кадер-хөрмәтендә яшәүче өлкәннәр шактый. Аларга карап, күңел куана.
Абдулхак Сафиулла улы Бахитов тумышы белән Чепкас-Илмәт авылыннан. Бүген ул тормыш иптәше Назирә апа белән туган нигезендә тигез гомер кичерә.
Бахитовлар гаиләсендә быелның март аенда булган идек. Ул чакта гомер бәйрәмен Назирә апа билгеләп үтте. Әлеге килүебезнең дә сәбәбе шатлыклы: Абдулхак абый 90 яшен тутырды. Тыныч холыклы, үтә дә сабыр Абдулхак абый балаларына бүген дә олы киңәшче, зур терәк.
- Әти белән әни бер-берсен гомер буе хөрмәтләп яшәделәр, хезмәтне яраттылар. Шушы сыйфатлары аларга бергә бәхетле гомер кичерергә ярдәм итәрдер дә инде, - ди кызлары бертавыштан.
Абдулхак абый кечкенәдән кул арасына кереп үсә. Гаиләдә ул икенче бала булып туа. Әтиләре Сафиулла сугышка китә, аннан әйләнеп кайтмый. 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда хезмәт юлларын башлый ул. Сугыштан соң, 1947 елда Кемерово шәһәренә шахта эшенә чыгып китә. Туган якны сагынып, янә авылга 1953 елда кайтып төпләнә. Биредә насыйп ярын таба, бергәләшеп 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген һәрберсе үз тормышлары белән яши.
Әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнгән балалар да кечкенәдән хезмәт төбе - хөрмәт икәнен белеп үсә. Нәрсәгә генә тотынсалар да, кулларыннан гөлләр тама. Бәхетле ата-ананың шуларга шөкер итеп яшәгән мәлләре. Оныклары да ишле, аллага шөкер.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов килделәр. Котлаулар, бүләкләр тапшырдылар. Тигез гомерләрдә яшәүләрен теләп, тагын биш елдан соң, янә шушы нигезгә ике тапкыр 95 яшьлеккә килергә вәгъдә бирделәр. Амин, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев