Тәмәке төтенедә 4000гә якын матдә барлыгы ачыкланган
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәмәке халыкны үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе буларак билгеләнгән, тәмәке тартудан баш тарту исә яман чиргә каршы профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы булып торуы ассызыкланды.
Тәмәке тарту һәм яман чир арасындагы бәйләнеш күптән инде расланган. Тәмәке- ул кеше организмы өчен зарарлы булган канцероген булып тора, тәмәке тарту яман чирдән үлүнең төп сәбәпләренең берсе.
Тәмәке төтенедә 4000гә якын матдә барлыгы ачыкланган. Тәмәке төтененең токсиклыгы автомашиналардан чыккан төтеннән 4,24 тапкырга агулырак. Бүгенге көндә тәмәке тарту нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыруларның 40 төре ачыкланган.
-Тәмәке тартуны ташлаучы кешенең организмында дезинтоксикация процессы башлана. Ягъни организм күп еллар тарафыннан анда тупланган табак токсиннарыннан арына һәм сәламәтләнә башлый. Тәмәке төтенендә составында 4000гә якын зарарлы матдә бар. Тәмәке төтөненең токсинлыгы автомобиль газлары токсиннарыннан 4,24 тапкырга артыграк . Бүгенге көндә 40ка якын авыруның сәбәпләрен тәмәке тарту нәтиҗәсендә организмда барлыкка килгән зыян белән бәйлиләр,-ди табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.
Белгечләр әйтүенчә, тәмәке тартуны ташлаган кешенең организмында уңай үзгәрешләр тиз күзәтелә башлый. Беренчедән, йөрәк тибеше ешлыгы, кан басымы югары булганнарның ул нормага килә башлый. Инфаркт булу куркынычы бермә-бер кими, кан әйләнеше яхшыра. Тәмәке тартуны ташлаганнан соң 1-9 ай үткәч тын кысылу, йөткерү кебек билгеләр бетә, 5-15 елдан соң инсульт булу куркынычы кими.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау сайты мәгълүматларына караганда, 30 яшькә кадәр тәмәке тартуны ташлаучы кешеләрнең гомер озынлыгы 10 елга, 40 яшькә кадәр ташлаучыларның 9 елга арта, 50 яшә кадәр-6 елга, 60 яшькә кадәр-3 елга. Әгәр инде бер тапкыр инфаркт кичергән кеше тәмәке тартуын ташлаган кешедә икенче тапкыр инфаркт булу куркынычы 50 процентка кими диләр белгечләр.
Ә менә балалар янында тәмәке көйрәтү исә яшь буын өчен аеруча куркыныч тудыра икән. Янәшәдә тәмәке тартучыдан таралган төтен балаларда хәтта астма кебек респиратор авырулар да китереп чыгарырга сәләтле дип чаң суга белгечләр.
Моннан тыш, тәмәке тартудан баш тарту ирләрдә импотенция барлыкка килү, йөкле хатын-кызларның баласы төшү, срогыннан алда, гәүдә авырлыгы кечкенә булган балалар туу ихтималын күпкә киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев