Район музее чүпрәлеләрдән элеккеге әйберләр көтеп кала
Кичә. Бүген. Иртәгә

Район музее чүпрәлеләрдән элеккеге әйберләр көтеп кала

1 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр район музеенда мәдәни мирасны саклау максаты белән "Чын күңелдән музейга" дип исемләнгән акция үткәрелә.

Акция кысаларында музейга XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башы район тарихына кагылышлы көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, фоторәсемнәр, савыт-саба, кул эшләнмәләре, медальләр, значоклар, хәтта азык-төлек талоннары, иске акчалар тапшырырга мөмкин. Барлык экспонатлар "Музейга бүләккә" күргәзмәсендә урын алачак һәм төрле номинацияләр буенча бәяләнәчәк.


музей

Нет комментариев