Пенсия фондының клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобильләре шушы көннәрдә Чүпрәле районында булачак.
Урыннарда кабул итүләр оештырылачак, чүпрәлеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алачак. Кабул итүләр:
16 мартта 10.00 сәгатьтә Городище авылында мәдәният йорты каршында, 11 сәгать 30 минутта Зур Аксу авылы мәктәп бинасы янында булачак;
18 мартта 10.00 сәгатьтә Хорновар Шигали авылында мәдәният йорты каршында, 11 сәгать 30 минутта Зур Чынлы мәдәният йорты каршында узачак;
24 мартта 10.00 сәгатьтә Шланга авылы җирлеге бинасы каршында, 11 сәгать 30 минутта Мунчәли авылы мәктәп бинасы каршында үтәчәк.
Нет комментариев